22.12.2015

22 декабрьдә Мәскәүдә Татьяна Голикова рәислегендә «Сатып алулар өлкәсендә контракт системасын үстерү: законнар, аудит инструментлары» конференциясе һәм Россиянең Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Президиумы һәм Советының «Дәүләт программалары: федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә аудит» темасына багышланган берләштерелгән утырышы булды.

Әлеге чараларда Совет Президиумы әгъзасы, Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

Конференциядә сатып алулар мәсьәләләре һәм РФ субъектлары тикшерү-хисап органнарының, федераль Хисап палатасының әлеге өлкәдәге эше, законнар эшләү һәм дәүләт сатып алулары процессы өчен җаваплы федераль структуралар, шулай ук дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алулар юнәлеше буенча актив эшли торган Бөтенроссия халык фронты белән хезмәттәшлеге тикшерелде.  

Россия Президенты йөкләмәсеннән чыгып, РФ Хисап палатасы 2015 елда 44-ФЗ номерлы  «Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, хезмәтләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» һәм 223-ФЗ номерлы «Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, хезмәтләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» федераль законнарына мониторинг үткәрде. Үзенең чыгышында РФ Хисап палатасы Рәисе «без биредә федераль дәрәҗәдә билгеләп куя торган» проблемаларга тукталды. 

Татьяна Голикова сүзләренчә, 2015 ел өчен 44 нче һәм 223 нче законнар буенча сатып алулар күләме 25 трлн. сум белән бәяләнә. Бу шактый әһәмиятле сан – әлеге күләм чынлыкта федераль бюджет күләменә һәм Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджеты күләменә тиңдәш. Һәм, кызганычка каршы, бозулар сатып алу циклының барлык стадияләрендә дә килеп чыга. 

Иң якын арада дәүләт башлыгына әлеге мониторингта гына түгел, ә регионнарның тикшерү-хисап органнары мәгълүматларына да нигезләнгән доклад тәкъдим ителәчәк. ТХО Президиумы һәм Советының берләштерелгән утырышы барышында федераль һәм региональ дәрәҗәдәге дәүләт программаларына аудит үткәрү мәсьәләләре каралды. Фикер алышулар вакытында региональ дәүләт программаларын формалаштыру һәм тормышка ашыруны тикшерү РФ субъектлары ТХО эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тору билгеләп үтелде. Региональ бюджетларның программа структурасына күчүе аркасында дәүләт программаларына аудит аерым әһәмияткә ия. 

Аудит кысаларында Россия Хисап палатасы ачыклаган дәүләт программаларының кимчелекләре шулай ук региональ дәүләт программалары өчен дә шактый дәрәҗәдә характерлы. Шулай итеп, РФ субъектлары тикшерү-хисап органнары 2016 елга регионнардагы бюджетлар нигезен тәшкил итә торган регион программалары проектларын карау барышында түбәндәге кимчелеләрне билгеләделәр:

- дәүләт программалары максатларының стратегик планлаштыру документларында билгеләнгән аларны тормышка ашыру өлкәсендә дәүләт сәясәте өстенлекләренә туры килмәү; 

- дәүләт программаларын үзара килештермәү һәм чит илләрдән кертелгән товарлар белән алмаштыруга исәп тоту булмау; 

- дәүләт программалары чараларының максатларын, бурычларын, индикаторларын һәм финанслауны үзара бәйләү булмау; 

- алдагы редакция белән чагыштырмада финанслау күләмнәре үзгәрү белән бәйле күрсәткечләргә ирешүнең тиешле дәрәҗәдә нигезләү һәм планлаштырыла торган бюджет акчаларын исәпкә алып, дәүләт программаларына шуңа туры килә торган үз вакытында төзәтмәләр кертү булмау;  

- 2015 елның гыйнвар-сентябрь айларында дәүләт программаларын тормышка ашыруга җыелма бюджет исемлеге белән каралган федераль бюджетның бюджет акчаларының түбән дәрәҗәдә үтәлгәндә аерым дәүләт программалары буенча 2016 елга бюджет акчалары күләмнәренең артуы;  

- дәүләт программаларын эшләү һәм раслау вакытларының күчерелүе, ә бу бюджет процессын оптимальләштерүгә тискәре йогынты ясый. 

Шулай ук мөһим кимчелекләрнең региональ дәүләт программалары методологиясенә дә хас булуы билгеләп үтелде. 
Тикшерү-хисап органннарына Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программаларына аудит үткәрүнең уңай тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим ителде. Моңардан тыш, Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 3 декабрендә РФ Федераль Җыелышына Юлламасында (дәүләт программаларына аудит, «май карарлары» үтәлешен тикшерү, сатып алулар өлкәсендә аудит, дәүләт чараларын, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләрне дә кертеп, нәтиҗәле куллануны тикшерү, бурыч сәясәтенә аудит) булган юнәлешләрне тормышка ашыруның зарурлыгына игътибар юнәлтү бурычы куелды. 
Утырышны тәмамлап, РФ Хисап палатасы белән берлектә тикшерү һәм экспертиза-аналитика чараларын әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен Татьяна Голикова Новосибирск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы тикшерү-хисап органнары рәисләре – Елена Гончарова һәм Алексей Демидовка Россия Федерациясе Хисап палатасының Мактау грамоталарын тапшырды.


 

Фото РФ Хисап палатасы сайтыннан (http://www.ach.gov.ru/)

Документлар