18.12.2015

18 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2012-2014 елларда һәм агымдагы елның узган чорында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына квалификация күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән чараларны куллануны тикшерүгә йомгак ясадылар.

Әлеге чараларны төп кулланучы булып «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе тора. Тикшерелгән чараларның гомуми күләме 1,57 млрд. сум тәшкил итте. 

Тикшерелә торган чорда Институт тарафыннан республиканың мәгариф учреждениеләрендә эшләүче кадрларның квалификациясен үстерү һәм һөнәри яктан яңадан әзерләү буенча дәүләт заказын үтәүне анализлау төп күрсәткечләрне башкаруны күрсәтте. Мәсәлән, 2014 ел өчен план буенча 5113 кеше белем алырга тиеш булса, чынлыкта 5356 кеше укыган. 

Тикшерү тарафыннан гомуми күләме 19,6 млн. сумлык бозулар ачыкланды.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, 2013 һәм 2014 елларда финанс елы тәмамланганнан соң квалификация күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләүгә, мәгариф өлкәсендәге башка республкакүләм чараларга каралган 17,3 млн. сум күләмендә кулланылмаган чаралар калдыгы республика бюджетына кире кайтарылмаган. Тикшерү барышында барлык акча тулы күләмдә институт тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылды.

Тикшерү чарасы барышында дәүләт милке нәтиҗәсез куллану очрагы ачыкланды. Шулай, робототехника буенча гомуми бәясе 1,1 млн. сумлык 114 «LEGO»  комплектына куллану мөмкинлеге табылмаган. 2014 елның декабрендә алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан республиканың белем бирү учреждениеләренә тарату өчен алынган булган. Институт ректоры Равил Халитов аңлатканча, хәзер мәгариф министрлыгы белән берлектә «юл картасы» төзелә, аның буенча робототехника буенча дәресләр үткәрелергә тиешле республика белем бирү учреждениеләренә әлеге җиһазларны бирү тәртибе җайга салыначак. Кызганычка каршы, әлегә бар җирдә дә әлеге курс буенча белем бирүне тормышка ашырырга әзер түгелләр, тиешле белгеч-тьюторлар да әлегә җитешми. Шуңа күрә, комплектлар мәктәпләргә китеп югалмасын өчен, аларны бер урында сакларга карар кылынган булган. Тикшерү тарафыннан шулай ук бухгалтерлык исәбен алып баруда да аерым бозулар табылды. Алар буенча институтның җитәкчесе һәм баш хисапчысына карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. 

Гомуми күләме 18,5 млн. сумлык чаралар күрелде, шул исәптән 17,3 млн. сум акча Татарстан Республикасы бюджетына кире кайтарылды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча ТР Хисап палатасы тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Мәгарифне үстерү институтына күрсәтмәләр җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына юлланды. 


Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.


Документлар