18.12.2015

18 декабрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе Лениногорск муниципаль районында 2013-2014 еллар һәм 2015 елның үткән вакыты өчен бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Тикшерү чаралары гомуми күләме 3,6 млрд. сум булган бюджет акчаларын куллануны карады. 80,3 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Тикшерү барышында 72 млн. сумга карата чаралар күрелде.  

Аудитор Сергей Колодников мәгълүматлары буенча, 2013 елда Писмән авыл җирлеге башкарма комитеты подрядчы –  Лениногорскийның «Төзүче» ҖЧҖ тарафыннан чынбарлыкта башкарылмаган Иске Писмән бистәсендә вак таштан юллар салу буенча эшләр өчен түләгән.   
Ревизорларның дәгъвалары шулай ук подрядчы – «ЖилСервис Плюс» ҖЧҖнә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыру өчен бюджет чараларын тотуны тикшерү барышында килеп туды. Аерым алганда, Лениногорскиның Гагарин урамындагы 50 нче йортта вентиляция каналларын сыйфатсыз ремонтлау нәтиҗәсендә кирпеч корылмасының өлешчә ишелүе килеп чыккан. 
Тикшерү барышында ачыкланган бозулар подрядчылар тарафыннан юкка чыгарылган. 

Бухгалтерлык исәп-хисабындагы бозуларга кагылсак, ә аларның гомуми күләме 48 млн. сумнан артыграк күләмне тәшкил итте, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Коллегия әгъзаларына түбәндәгеләрне хәбәр итте: Хисап палатасы тикшерүләре нәтиҗәләре кайбер канун бозучыларны эшләреннән чыгару өчен, ә кайберләренә – рухи һәм матди җавапка тарту өчен җирлек биргән. Моңардан тыш, бухгалтер исәп-хисабында аеруча зур бозулар җибәргән районның өч учреждениесе  җитәкчеләре һәм баш хисапчыларына карата Хисап палатасы тарафыннан административ беркетмәләр төзелде. 

Тикшерү материалларында шулай ук җирләр һәм муниципаль милекне тагын да нәтиҗәлерәк файдалану өлешендә җирле бюджетның өстәмә резервлары турында да әйтелә. Шулай итеп, тикшерүчеләр районда кулланылган җирләр өчен арендаторларның вакыты чыккан 4,7 млн. сумнан артык бурычлары булуын ачыклады. 
Писмән авыл җирлегендә 18 751 кв. м мәйдандагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз куллану очрагы ачыкланды, ул  «Татвторчермет» ҖБ ҖЧҖнә арендага бирелгән һәм металлолом җыю пункты итеп файдаланылган. Районның 7 авыл җирлеге территориясендә санкцияләнмәгән 7 ком чыгару  һәм ике вак таш чыгару карьерлары булуы ачыкланды.

Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Лениногорск муниципаль башлыгына ТР Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Прокуратурасына, ә бюджет чараларын хокуксыз куллану очраклары буенча – РФ  Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә юллана.  


Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

Документлар