03.12.2015

26-28 ноябрьдә Кырым Республикасы Хисап палатасында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар буенча сатып алулар өлкәсендә аудит үткәрүнең үзенчәлекләренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция эшендә федераль округлардан Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары делегацияләре катнашты. Татарстан Хисап палатасын Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тәкъдим итте. 

Кырым Республикасы Хисап палатасы Рәисе Анатолий Заиченко конференциядә катнашучыларны үзе җитәкләгән органның эш тәҗрибәсе белән, шулай ук Кырымда тышкы дәүләт финанс контроле системасын төзү барышы белән таныштырды.

Конференция кысаларында хезмәттәшләр арасында нәтиҗәле фикер алышу һәм булган һөнәри эшләнмәләр белән уртаклашу булып узды. Алексей Демидов Татарстан Республикасы Хисап палатасының эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибәсен тәкъдим итте, шул ук вакытта дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар буенча сатып алулар өлкәсендә тикшерү-хисап органнарының вәкаләтләрен тормышка ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 

Документлар