15.11.2015

Татарстан Республикасы Хисап палатасының җыелма командасы 14 ноябрьдә Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышларда беренче урынны яулады.

Казан теннис академиясе кортларына 26 министрлык һәм ведомство командалары чыкты, һәм бу бадминтонны Спартакиада программасына керткән вакыттан бирле турнирда катнашучыларның иң күп санлы булуы. Барлык өч турнирда да Хисап палатасы бадминтончылары беренчелекне башкаларга бирмәде.

Көч сынашулар ике этапта узды: төркемләр раундында көндәшләр үзара өчәр шәхси матч үткәрде (2се – ир-атлар, 1се хатын-кызлар арасында), ә финалның 1/8 өлешендә, бирегә һәр төркемнән ике иң яхшы команда чыкты, көндәшләр ике җиңүгә кадәр бил алышты.

Составына Мария Вьюгина, Алексей Андреев, Дмитрий Максимов һәм Игорь Вилков кергән Хисап палатасы командасы үзенең барлык уеннарын «коры» исәп белән җиңде. Төркем этабында ул Мәгариф министрлыгы, Дәүләт Советы Аппараты, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы командаларын тезләндерде. Ә җиңүгә таба атлаган чакта безнең хезмәттәшләр Финанс министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Президенты Аппаратыннан килгән көндәшләрен отты. Һәм, ниһаять, финалда алар Министрлар Кабинеты Аппараты командасыннан өстенрәк булып чыкты.

ФОТО

Документлар