29-30 сентябрьдә Махачкалада Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнарының «Хәзерге заман шартларында дәүләт финанс тикшерүен оештыруны камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру» дип аталган киңәшмәсе узды.
Россия Федерациясе Хисап палатасының Тышкы элемтәләрне оештыру һәм тәэмин итү департаменты директоры Николай Парузинның, РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләренең чыгышларында тышкы дәүләт финанс тикшерүе системасын камилләштерү белән бәйле мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев үз чыгышында бюджет чараларын куллануга нәтиҗәлелек аудиты үткәрү буенча ТР Хисап палатасының тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Киңәшмәдә тышкы чикләүләр аркасында аерым икътисадый күрсәткечләрнең динамикасы үзгәрүе билгеләп үтелде. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Икътисадны һәм социаль тармакның тотрыклы үсешен тәэмин итү планы кабул ителде, аны тормышка ашыру өчен шактый зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Бу җәһәттән тикшерү-хисап органнарына уртак тырышлык белән планлаштырылган чараларны башкаруга мониторинг үткәрүне тәэмин итәргә һәм дәүләт ресурсларын нәтиҗәсез файдалануны булдырмаска кирәк.
Бюджет сәясәтенең төп юнәлеше турындагы мәсьәләдә исә хәзерге вакытта бюджетларның дәүләт программалары нигезендә формалашуы билгеләп үтелде. Алар кысаларында социаль-икътисадый үсешнең беренчел бурычларын үтәү тәэмин ителә. Бу җәһәттән, тикшерү-хисап органнарының дәүләт программаларын формалаштыруны анализлау һәм аларны башкаруга мониторинг үткәрүне тәэмин итә торган эшчәнлеге аларның күрсәткечләренең үсеш максатларына җавап бирүен һәм регионнарның социаль-икътисадый үсешендәге өстенлекләрнең никадәр төгәл билгеләнүен бәяләргә мөмкинлек бирә. Тулаем алганда, бюджет дисциплинасын үтәү, чараларны нәтиҗәле куллануны тикшерүне катгыйлатырга, урыннардагы тикшерү органнарының эшен камилләштерергә, заманча технологияләрне гамәлгә кертүне тәэмин итәргә, гражданлык җәмгыяте белән диалог төзергә кирәк.
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан кабул ителгән резолюциядә килеп чыккан финанс-икътисадый хәлне истә тоткан хәлдә тикшерү-хисап органнарының максат-бурычлары билгеләнде, дип хәбәр итә Дагестан Республикасы Хисап палатасының рәсми сайты.