27 сентябрьдә Хисап палатасы хезмәткәрләре «Милләтләр кроссы-2015» Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты. Инде традициягә кергән чабышлар «Казан-Арена» стадионына якын мәйданчыкта узды.
«Милләтләр кроссы» – җәйге спорт төрләренең иң масштаблы массакүләм чарасы. Быел Казан «Милләтләр кроссы-2015» Бөтенроссия йөгерү көненең үзәк мәйданчыгы булып торды. Республика башкаласы белән беррәттән ярышлар илебезнең тагын 84 шәһәрендә уздырылды.
Казанда узган 2 км аралыкка оештырылган гаммәви узышка 20 меңнән артык казанлы – мәктәп укучылары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре чыкты.
ФОТО