17.09.2015

17 сентябрьдә Коллегия утырышында 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Хисап палатасы күрсәтмәләренең үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм исәпкә алынды.

Коллегия әгъзаларын мәгълүмат белән ТР ХП тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов таныштырды.

Яртыеллык нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар 950,5 млн сум тәшкил итте, 844,1 млн. сумга, ягъни 88,8% күләмендә аларны юкка чыгару буенча чаралар күрелде. Тикшерелгән учреждение һәм оешмаларга Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен 7 күрсәтмә җибәрелде.
 
Куелган вакыт аралыгында (күрсәтмә алган көннән башлап бер ай эчендә) тикшерелгән учреждение һәм оешмалар язма рәвештә Хисап палатасына күрсәтмәләрне карау нәтиҗәләре буенча күрелгән карарлар һәм чаралар турында хәбәр бирделәр.
 
Хисап палатасының күрсәтмәләре буенча бозуларны юкка чыгаруның иң югары проценты «Татмедиа» агентлыгын  (98,8%, бозулар – 33,2 млн. сумм күләмендә), Азнакай муниципаль районын  тикшерү нәтиҗәләре буенча (94,6%, бозулар – 34,8 млн. сумга) һәм тәмамланмаган төзелеш күләмнәрен киметү буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген тикшерү (89,9%, бозулар - 699,1 млн.сумга) буенча дип билгеләнде.
 
Җитешсезлекләрне юкка чыгаруның түбән проценты балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерү һәм мәшгульлеге программалары чараларын тормышка ашыруны тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Ә теш кую һәм колак протезлары белән тәэмин итүгә бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча бозуларны бетерү буенча чаралар хәзергә кадәр күрелмәгән әле.

ФОТО

Документлар