17 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасының Алексей Демидов җитәкчелегендә узган чираттагы Коллегиясендә 2011-2014 елларда фән, мәдәният, сәнгать, мәгариф һәм кинематография өлкәсендә грантлар түләүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануга карата үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары каралды.
Аудит барышында республиканың 16 муниципаль берәмлегендәге 145 грант алган учреждениеләр тикшерелде. Аудитор Сергей Колодников хәбәр итүенчә, үткәрелгән аудит буенча республика бюджетының грант формасындагы ярдәм чаралары тулаем алганда максатчан файдаланылган һәм республика халкының мәдәни-укымышлылык дәрәҗәсен үстерүгә булышлык иткән. Моны шулай ук социологик сораштыру нәтиҗәләре дә раслый. Аның буенча респондентларның 95%ы алынган грантларның мәдәният өлкәсендәге социаль яктан мөһим мәсьәләләрне чишүгә, балалар һәм яшүсмерләрнең белемлелек дәрәҗәсен арттыруга уңай йогынты ясавын билгеләп үтте.
Аудитор шулай ук кимчелекләргә дә аерым тукталып узды. Шулай, аерым очракларда грант проектларын тормышка ашыруның чынбарлыктагы бәясе грант өчен бәйгедә катнашучы тарафыннан куелган һәм грант бирә торган министрлык тарафыннан расланган бәягә караганда арзанрак булган. Шул ук вакытта смета тарафыннан каралмаган чыгымнар башкарылган. Бу смета билгеләнешләрендәге төгәл нигезлелекнең, грант алучы каршына куелган максат һәм бурычларга ирешүдә башкарыла торган чыгымнарга бәйлелекнең булмавы турында сөйли.
Грант алган учреждениеләр тарафыннан бюджет чараларының чынбарлыкта агымдагы үз чыгымнарын финанслау өчен тоту буенча аерым фактлар ачыкланган. Шулай, Әлмәт районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы тарафыннан «Заманча китапханә – яңа мөмкинлекләр» проектын тормышка ашыру өчен грант һәм җирле бюджеттан финанслауда катнашу хисабына 440 мең сумлык җиһаз сатып алынган.
Тикшерелгән 17 учреждениедә гомуми күләме 1,3 млн. сумга сатып алынган милекне нәтиҗәсез куллану очраклары ачыкланган. Шулай, Чистайның балалар сәнгать мәктәбендә 2012 елда «Композитор С.Гобәйдуллина иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау өчен материаллар җыю» грант проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган интерактив җиһаз бүгенгә кадәр кулланылмый. Буаның Мәктәптән тыш эш үзәгендә, кирәкле биналар һәм белгечләр булмау сәбәпле, «Дәрестән соң мәктәп» грантын тормышка ашыру өчен сатып алынган бәясе 172 мең сум булган җиһаз файдаланылмый.
Баулының 2 нче номерлы мәктәбендә «Дәрестән соң мәктәп» проекты кысаларында 2014 елның сентябрендә түләнгән 102 мең сумлык робототехника буенча өч комплект җитешмәве ачыкланды. Тикшерү барышында җитешми торган җиһазлар учреждениегә китерелде (тәэмин итүче – «Белем бирүдә инновацион карарлар» («Инновационные решения в образовании») ҖЧҖ). Тикшерү узган биш учреждениедә китерелгән җиһазларның комплектлылыгы контракт шартларына туры килми.
Грант программаларын тормышка ашырудан барлыкка килгән нәтиҗәлелеккә тискәре тәэсир иткән тагын бер әһәмиятле сәбәп булып муниципалитетлар ягыннан финанслауда катнашуның планлаштырылмавы тора. Ә ул, үз чиратында, республика бюджетыннан чаралар бүлеп бирелүнең мәҗбүри шарты. Мисал өчен, «Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендәге иҗат коллективларының проектларына ярдәм итү» грантының төрле номинацияләре буенча 45% очракта грантларны тормышка ашыру буенча чыгымнар башкаруда муниципалитетлар финанслауда катнашмаган.
Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова үзенең хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә грант рәвешендәге ярдәм күп кенә мәдәният учреждениеләре өчен – кызганычка каршы – исән калуның мөмкин булган ысулларының берсе булып тора.
– Соңгы ике елда министрлык актив рәвештә грант системасын камилләштерү юнәлешендә эшли, – диде алга таба И.Әюпова. – Элек без гаризалар гына җыйган булсак, хәзер проектларны сайлау өч этапта уза, шуларның соңгысы – гаризаны халык алдында яклау, бу, үз чиратында, сайлап алуның үтәкүренмәлелеген тәэмин итә. Шулай ук бу елдан муниципалитетлар ягыннан финанслауда катнашуны раслау шарты да мәҗбүри булып тора.
Үз чиратында, мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов грантларның гамәлдәге системасына бәйле рәвештә педагогның социаль статусын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрү мөмкин булды дип өстәде. Ул шулай ук Хисап палатасы Коллегиясе әгъзаларына аудиторлык хисабында билгеләр үтелгән бозулар һәм җитешсезлекләр турында кирәкле аңлатмаларын бирде.
Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына Күрсәтмәләр юлланды.
Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә – Татарстан Республикасы Прокуратурасына, муниципаль заказны үтәгән чакта ачыкланган бозу очраклары буенча – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсенә җибәрелә. Нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары турында хисап ТР Министрлар Кабинетына юлланды.
ФОТО