17 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендәузган утырышында Буа муниципаль районынында 2013-2014 еллар һәм 2015 елның узган чоры өчен Татарстан Республикасы бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Тикшерү чаралары нәтиҗәләре районда алдагы тикшерү барышында ачыкланган бозулар буенча тулаем алганда чаралар күрелгәнлекне күрсәтте. Бюджет чараларын максатсыз куллану фактлары табылмады, дип хәбәр итте аудитор Азат Вәлиев нәтиҗәләрне тикшергән вакытта. Шуның белән беррәттән, аерым юнәлешләр буенча бозулар һәм җитешсезлекләр элеккечә күзәтелә. Хисап палатасы материалларында «Ак Каен» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән төзелгән муниципаль контрактны үтәү кысаларында фальсификацияләнгән май белән тәэмин итүне тормышка ашырган, моны Татарстан Республикасындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге тикшерүләре беркетмәсе раслый, «Форсат» ҖЧҖ яңадан очрый.
Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов үзенең хисап докладында аерым билгеләп үтте: әлеге фирма белән муниципаль контрактлар буенча эшләүче районның барлык хезмәтләренә дә киләчәктә аларны даими рәвештә китерелә торган продукциянең сыйфатын тикшерү булачагы турында хәбәр ителде.
Шуннан соң аудитор җирләрне максатчан куллануны күчмә тикшерү барышында район территориясендә дүрт санкцияләнмәгән карьер булуы ачыклануын хәбәр итте. Иске Суыксу, Күшке-Шәмәк, Бик-Үтәй авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ком-гравий кушылмасын, Юеш Сәвәләй авыл җирлегендә карбонат чыгару алып барылган. Санкцияләнмәгән карьерларның тирәнлеге 5 м дан артып китә, мәйданы 1-2 га.
Түбән Наратбаш авыл җирлегендә суның сыйфаты канәгатьләнерлек булмау сәбәпле бәясе 16,8 млн булган су үткәргеч челтәре файдаланылмый. Объектны төзү«Татарстан Республикасы газлаштыру фонды» ДУ тарафыннан бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет чаралары хисабына тормышка ашырылган. Хәзер суүткәргечне эшләтеп җибәрү өчен яңа суалгыч төзергә кирәк.
А. Айзетуллов сүзләре буенча, бу көнүзәгендәге мәсьәлә – биредә яшәүчеләрдән эчә торган суның сыйфатына бик күп шикаять булды, һәм район җитәкчелеге бу объектны алдагы елның җәенә төзеп бетерү өчен барлык көчен куя.
Тикшерү барышында шулай ук эксплуатацияләүче оешмаларга хокук урнаштыручы документларсыз тапшырылган гомуми бәясе 14,4 млн сум булган коммуналь хуҗалык объектлары да (канализация челтәрләре, газүткәргеч) ачыкланды. Ә Буа муниципаль районы башкарма комитеты балансында 2011 елдан Энтуган һәм Кыят авыл җирлекләре җирләрендә урнашкан калдык бәясе 2,3 млн булган урман утырган агачлары саналган. Тикшерү барышында алар авыл җирлекләре балансына күчерелгән.
Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен Буа муниципаль башлыгына ТР Хисап палатасының күрсәтмәсе җибәрелде. Бозу очраклары турында мәгълүмат Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә юлланды. Тикшерү материаллары Прокуратурага һәм Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенә тапшырылды.
ФОТО