14 сентябрьдә Хисап палатасына Фудань университеты (Кытай) профессоры Ян Синьюй килде.
Эшлекле очрашу барышында Кытайның иң өлкән һәм дәрәҗәле югары уку йортларының берсе саналган Фудань университеты вәкиле һәм Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов мөмкин булган хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләште. Шулай ук кунакка республикадагы дәүләт финанс тикшерүенең югары органы эшчәнлегендәге төп юнәлешләргә багышланган презентация тәкъдим ителде.
Казанга визиты барышында Ян әфәнде шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетында булды, анда ул юридик факультетның профессор-укытучылар коллективы, студентлары һәм аспирантлары белән очрашты.
Казанга визиты барышында Ян әфәнде шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетында булды, анда ул юридик факультетның профессор-укытучылар коллективы, студентлары һәм аспирантлары белән очрашты.