05.09.2015

2-3 сентябрьдә Краснодарда һәм 4 сентябрьдә Сочида әлеге крайның Тикшерү-хисап палатасы чакыруы буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы, икътисад фәннәре кандидаты Азат Вәлиев Краснодар краеның тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләре өчен лекцияләр белән чыгыш ясады.

 

Тәҗрибә уртаклашу кысаларында Краснодар краеның ТХП Рәисе Юрий Агафонов белән эшлекле очрашу узды.

Лекцияләр курсын 128 хезмәткәр тыңлады. А.Вәлиев чыгышларының темалары булып түбәндәгеләр торды: «Дәүләт (муниципаль) чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит: үткәрүнең методологик үзенчәлекләре», «Дәүләт (муниципаль) чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит: халыкара һәм Россия тәҗрибәсе», «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар үткәрү өлкәсендә аудит: үткәрү үзенчәлекләре, мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе», «Объектларны төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаган чакта кулланыла торган материалларга куелган бәянең нигезле булуына аудит».

Шулай ук аудитор, Татарстан Хисап палатасы алып барган эшчәнлек тәҗрибәсенә нигезләнеп, бюджет чараларыннан, дәүләти (муниципаль) милектән куллануның нәтиҗәлелеген бәяләүгә карата методик яктан якын килүләр турында сөйләде.

 

 




Документлар