1 сентябрь – Белем көне уңаеннан ТР Хисап палатасы коллективы вәкилләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенә үзләре тарафыннан шефка алынган балалар – «Кайгырту» («Забота») социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына барып кайтты.
Казаннан махсус балалар янына дип үзенең «Танып бел-мобиль»ендә («Познай-мобиль») Профессор Знайкин һәм аның ярдәмчеләре килде. Әмма кунакларның яңа уку елына дип әзерләнгән бүләкләре һәм бәйрәм торты белән болай җиңел генә хушлашасы килмәде: алар балаларга «Алга, белемгә таба!» спорт-танып белү эстафетасында катнашырга һәм призларны акыл һәм осталыклары ярдәмендә яуларга тәкъдим итте. Кызлар һәм малайлар әлеге тәкъдимгә бик теләп риза булдылар һәм тиз арада үзләренең шефларына яңа уку елына әзер булуларын исбатлап та күрсәттеләр. «Акыл», «Сәнгать», «Лаборатория» һәм «Спорт» станцияләрендәге барлык биремнәрне дә бик теләп һәм уңышлы башкарып чыкты алар. Ә тортнымы?! Аны исә кунаклар белән бергә татыдылар!
ФОТО