1. 2013-2014 еллар һәм 2015 елның I кварталы өчен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны, шулай ук җирле бюджет үтәлешенең аерым мәсьәләләрен тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды. Тикшерү чарасының җитәкчесе булган Рәис урынбасары Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, Теләче районының 2013-2014 еллардагы социаль-икътисадый үсеше уңай динамика белән характерлана: тулаем территориаль продукт күләменең артуы күзәтелә, төп капиталга инвестицияләр күләме 2013 ел белән чагыштырганда 2,5 мәртәбә диярлек арткан.
Үткәрелгән тикшерү турындагы хисапта бюджет законнарын, бухгалтерлык исәбен алып бару, муниципаль милекне куллану буенча гомуми күләме 36,4 млн. сумлык бозулар ачыкланган. Әлеге бозуларны юкка чыгару буенча гомуми күләме 34 млн. сумлык чаралар күрелгән.
Коллегия утырышында чыгыш ясаган Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча эшләнелгән чаралар планы, аны тормышка ашыру барышында алга таба бозуларны кисәтү буенча чаралар кабул ителәчәге, тикшерү нәтиҗәләренә бәйле рәвештә кадрлар буенча кабул ителгән карарлар турында сөйләде.
2. Аудитор Илнур Мөбарәков «2011-2013 елларга өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту» озак вакытка исәпләнгән максатчан программаны тормышка ашыруга, шулай ук картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортларда яшәүчеләр өчен шартлар тудыруга бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануга үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләр турында сөйләде.
Татарстан Республикасында демографик хәл өлкән яшьтәге кешеләр өлешенең артуы белән характерлана – ул республика халкының гомуми саныннан 28% тәшкил итә. Социаль юнәлештәге ярдәм, хезмәт чаралары күрсәтү дәүләт сәясәтенең мөһим бер аспекты булып тора. 2011-2014 еллар өчен программа чараларын финанслауның гомуми күләме 21,2 млрд. сум тәшкил итә. Барлык категория алучыларга исәпләнгән социаль түләүләр күләме тикшерелә торган чорда ел саен арту белән характерлана. Нәтиҗәлелек аудиты барышында олы яшьтәге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүне оештыру һәм сыйфаты белән канәгать булуын бәяләү өчен социологик сораштыру үткәрелде, нәтиҗәлелек аудиты йомгаклары Эксперт советы тарафыннан каралды.
Доклад белән чыгыш ясаган хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты йомгакларының Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин биргән социаль яклау системасын үстерү һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча йөкләмәләр җәһәтеннән бигрәк тә актуаль булып торганлыгын билгеләп үтте, тирән профессиональ анализ үткәргәннәре өчен Хисап палатасы аудиторларына рәхмәт белдерде, шулай ук аудит нәтиҗәләре буенча килгән тәкъдимнәрнең идарә карарлары кабул иткән чакта кулланылачагын ассызыклады.
Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан Теләче муниципаль районы Башлыгына, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына – Тәкъдимнәр, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тиешле мәгълүмат җибәрү турында карар кабул ителде.
Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.
Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.