А.Вәлиев чыгышларының темасы булып «Дәүләт финанс тикшерүендә нәтиҗәлелек аудитын үткәрү» торды. Биредә ул бу юнәлештә эшләнгән халыкара һәм Россия тәҗрибәсе турында, шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы мисалында аны куллану гамәлияте хакында сөйләде.
Вьетнам белгечләрен укытуны оештыру Россия һәм Вьетнам җитәкчеләре тарафыннан кабул ителгән карарларны, шул исәптән финанс тикшерүенең милли югары органнары хезмәттәшлегенең дәрәҗәсен алга таба күтәрүне күздә тоткан карарларны гамәли яктан тормышка ашыру булып тора.
Вьетнамның финанс тикшерүе буенча югары органы вәкилләре аудит буенча кадрлар әзерләү, дәүләт бюджетына аудит һәм эре инвестицияле проектларга аудит, шулай ук коррупциягә каршы тору кебек өлкәләрдә Россия финанс контролерларының тәҗрибәсен өйрәнү юнәлешен өйрәнүгә зур кызыксыну белдерде.