Берләшмәнең305 әгъзасыннан торган Гомуми җыелыш эшендә 102 делегат катнашты, 129 Берләшмә әгъзасы ышаныч кәгазе нигезендә читтән торып катнашты. Татарстан Республикасы делегациясенә 13 муниципаль ТХО җитәкчесе һәм ТР ТХО Советы секретаре, Татарстан Хисап палатасының оештыру бүлеге башлыгы Даниял Зәйдиев керде.
Гомуми җыелышта катнашучылар өчен «Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү коралы буларак муниципаль программалар» һәм «Сатып алулар өлкәсендә аудит үткәрү практикасы турында» темалары буенча «түгәрәк өстәлләр» оештырылган иде.
Гомуми җыелышта Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы, МТХО Берләшмәсе Рәисе Владимир Катренко хәзерге заман икътисады шартларында муниципаль тикшерү-хисап органнарының бурычлары турында доклад белән чыгыш ясады.
Конференция 2014 ел өчен Берләшмәнең эше һәм МТХО Ревизия комиссиясе эше турындагы хисапларны раслады.
Тышкы финанс тикшерүенең барлык органнарының эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып бозуларны кисәтү калырга тиешлеге турында карар кабул ителде. Хәзерге заман икътисадый шартларның ТХОнан эшчәнлекләрен камилләштерүне, түбәндәге бурычларны ачыклауны таләп иткәнлеге билгеләп үтелде:
- бюджет чыгымнарын оптимизацияләү буенча тышкы муниципаль финанс тикшерүе органнарының позициясен ачык формалаштыру;
- муниципаль фаразлау һәм муниципаль ресурсларны куллануны планлаштыру системасында стратегик хәвеф-хәтәрләргә анализ, шулай ук социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен бәяләү белән бәйле ТХО эшчәнлеген үстерү;
- муниципаль берәмлекләрдә икътисадый хәлне стабильләштерү буенча кабул ителгән карарлар мониторингын ТХО эшчәнлеге практикасына кертү;
- бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелегенә аудит үткәрү;
- сатып алулар өлкәсендәге муниципаль идарә сыйфатына бәя бирүгә контракт системасының тәэсире өлкәсендәге тикшерүләрне ориентацияләү;
- бюджетларның баланслылыгын тәэмин итүдә җирле үзидарә органнарына ярдәм итү;
- җирле бюджетның керем чыганакларын, мөмкин булган резервларын һәм аларны тулыландыру механизмнарына бәя бирү.