Бюджетның чынбарлыктагы керемнәре һәм чыгымнарына анализ нәтиҗәләре, закон белән расланган билгеләнешләрнең үтәлеше, тайпылышларның сәбәпләре Татарстан Республикасы Хисап палатасының Бәяләмәсендә бирелгән иде.
Гомумән алганда, алдагы вакыт аралыклары белән чагыштырганда тышкы тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет хисаплылыгында бозулар һәм җитешсезлекләрнең кимүе билгеләп үтелде. Бу – республиканың Финанс министрлыгы, Казначылык департаменты, бюджет чараларын төп бүлүчеләр белән уртак конструктив эш нәтиҗәсе. Бюджет процессын оештыруның уңай факты буларак, ел агымында бюджетның тигез үтәлеше билгеләп үтелде, 4 нче кварталга чыгымнарның барлык күләменең 30%ы туры килә.
Дебитор бурычның күләме һәм динамикасы Хисап палатасының даими тикшерүендә тора. Әлеге мәсьәлә бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеге һәм файдалылыгы, бюджет югалтуларын киметү һәм шундый куркынычларга юл куймау ягыннан зур әһәмияткә ия. 2014 ел нәтиҗәләре буенча вакыты чыккан дебитор бурычы 9,6%ка кимегән.
Шуның белән беррәттән, бюджет чараларын төп кулланучылар – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Төп ветеринария идарәсе, Үзйөрешле машиналарның техник хәлен күзәтү буенча Идарә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тышкы яктан тикшерү уздыру өчен хисапларын Бюджет кодексы билгеләгән вакытта тәкъдим итү таләбе үтәлмәде. Бозучылар адресына Хисап палатасы тарафыннан күрсәтмәләр кертелгәннән соң, хисаплар оператив тәртиптә тәкъдим ителде.
Закон проектына шул исәптән Хисап палатасы биргән уңай Бәяләмәне истә тотып, Дәүләт Советы депуталары 2014 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы Хисапны 180 млрд 794 млн 86,3 мең сум күләмендә раслады. Салым һәм салым булмаган керемнәр 150 млрд 794 млн 343,4 мең сум тәшкил итте. Чыгымнар буенча 2014 ел өчен Татарстан Республикасы бюджеты 197 млрд 628 млн. 481,8 мең сум күләмендә үтәлгән.