09.06.2015

6 һәм 8 июньдә Татарстан Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев Россия Хисап палатасының системалы анализ буенча фәнни-тикшеренү институты чакыруы буенча Звездный шәһәрчегендә һәм Магнитогорскийда лекцияләр белән чыгыш ясады.

А.Вәлиевның бюджет чараларын куллану нәтиҗәлелек аудиты һәм дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өлкәсендә аудит турындагы чыгышларын тыңлаучылар булып Мәскәү муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләре һәм муниципаль тикшерү-хисап органнары Союзының бөтенроссия конференциясендә катнашучылар торды.

Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгендә квалификацияне үстерү буенча курсларга килүчеләр Звездный шәһәрчегенең мэры Валерий Токарев белән очрашты. Россиянең хәрби һава көчләре полковнигы, космонавт-сынаучы һәм Россинең 91нче космонавты 2005 елның 1 октябреннән 2006 елның 8 апреленә кадәр аралыкта Уилльям МакАртур белән берлектә  «Союз ТМА-7» корабының командиры һәм МКС 12-нче төп экипажының борт инженеры вазыйфасында 189 тәүлеккә сузылган икенче орбиталь очыш уздырган. Ул ике мәртәбә ачык галәмгә чыккан, анда, гомумән алганда, 11 сәгать 5 минут булган.


Документлар