Форум эшендә ЕВРОРАИ президенты Клаус П.Бенке (Германия), Европа илләренең дәүләт финанс тикшерүе буенча региональ институтлар җитәкчеләре, Россия тикшерү-хисап органнарының йөздән артык башлыклары һәм вәкилләре (Кырым Республикасын һәм Севастопольне да кертеп), Россия Федерациясе Хисап палатасы җитәкчелеге катнашты. Татарстан Хисап палатасын Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы президиумы әгъзалары, ТР ХП Рәисе Алексей Демидов һәм аудитор Азат Вәлиев тәкъдим итте.
Санкт-Петербург Россиянең ЕВРОРАИ семинарын оештырган һәм уздырган өченче шәһәре булды. Биредә EURORAI әгъзалары булып торган илләрдә дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларга карата аудитны тормышка ашыру практикасы һәм мәсьәләләре, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашырган чакта финанс тикшерүен үткәрү проблемалары күтәрелде.
ТХО Бөтенроссия конференциясе кысаларында РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советының Президиум утырышы узды. Әлеге чарада Алексей Демидов та катнашты.
Конференция барышында Россия Хисап палатасы, РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары, Санкт-Петербургның башкарма хакимият вәкилләре, РФ Хисап палатасының системалы анализ буенча фәнни-тикшеренү институты белгечләре яңа икътисадый шартларда дәүләт өчен сатып-алулар өлкәсендә аудит уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алулар өлкәсендә дәүләт финанс тикшерүе системасын камилләштерү буенча гамәли тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев үз чыгышын «Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә тикшерү эшчәнлегенең өстенлекле мәсьәләләрен бүлү: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага багышлады.
Халыкара семинар һәм бөтенроссия конференциясенең темаларының бер үк яңгырашлы булуы һәм икесенең дә дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алуларга багышлануы очраклы түгел. Иҗтимагый финанслар аудиты, бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелек мәсьәләләре хәзер Россия өчен дә, Европа илләре өчен дә бик актауль. Әлеге мөһим өлкәдә тәҗрибә уртаклашу дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алулар системасында тышкы тикшерүне камилләштерү механизмнарын эшләп чыгарырга, контракт системасын яхшырту буенча бердәм позиция булдырырга мөмикнлек бирә. Ә, үз чиратында, контракт системасының төгәллегеннән регионнарда аерым дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыруга, ахыр чиктә, – бюджет планнарын үтәүгә, сәнәгать һәм инвестицион потенциалны үстерүгә, социаль-икътисадый үсешнең тотрыклылыгына һәм гражданнарның тормышын яхшыртуга барып тоташа.
Бай эчтәлекле эш программасы аша форумда катнашучылар гамәли тәҗрибә белән уртаклашырга, профессиональ эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек алды.
Шулай итеп, portalkso.ru хәбәр иткәнчә, конференция барышында 2014 елда региональ тикшерү-хисап органнары тарафыннан дәүләт өчен сатып алулар буенча аудитны тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре тәкъдим ителде, сатып алулар системасының эш үзенчәлекләре һәм барлык дәрәҗәдә аны контрольдә тоту турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук барлык этапларда да сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән тәкъдимнәр яңгырады.
Конференциядә катнашучылар тулаем алганда Россиядә милли контракт системасы эшчәнлеге өчен норматив база булдырылган дигән фикер белән килеште. Әмма бүгенге көндә, федераль һәм региональ дәрәҗәдә контракт системасы эшчәнлеген тәэмин итү һәм бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәк булган норматив актлар кабул ителмәгән. «Сатып алулар өлкәсендә аудит» дигән төшенчәгә төгәл билгеләмә юк. ТХО (аудит үткәрергә вәкаләте булган) һәм тикшерү органнары (тикшерү үткәрергә вәкаләтле) арасында чикләр куелмаган. Аудит һәм тикшерү арасында төшенчә һәм критерийларның төгәл аныклау юк. ТХО куелган максатларны тормышка ашыру кораллары билгеләнмәгән. Болар барысы да төрле тикшерү органнарының нәтиҗәләрендә аерымлыкларга, шулай ук дәүләт чараларын акланмаган өстәмә чыгымлауга һәм заказ бирүчеләрнең җитештерү һәм нәтиҗәле эшенә карата стимул төшүгә китерергә мөмкин. Чыгыш ясаучылар һәм конференция делегатлары шулай ук 2016 елның 1 гыйнвареннән контракт системасы турында мәгълүматның ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итү буенча төп корал булган бердәм мәгълүмати системаны (БМС) кертү белән сатып-алулар өлкәсендә тикшерүнең дә нәтиҗәлелеге артыр дигән өмет белдерде.