03.06.2015

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре кабаттан Алексеевск муниципаль районында урнашкан “Кайгырту” социаль приютында тәрбияләнүче балалар янына барды.

Җәй җитү белән Хисап палатасыннан кунаклар киләчәген инде балалар үзләре дә белә. Бу гадәт “Кайгырту”да яшәүчеләрне шатландырып инде менә берничә ел буе дәвам итә. Кунаклар алып килгән бүләкләрне – киемнәр, аяк киемнәре, савыт-саба, гигиена әсбаплары һәм, әлбәттә, уенчыкларны карау вакытындагы күңеллелек һәм уңай эмоцияләр биредә гадәткә кергән көн тәртибен өзеп, төшке ашны кичектерү белән янады. Шуңа күрә баллы күчтәнәчләр тутырылган тартмаларны кичке аш вакытында ачарга дип карар кылдылар.

 Ә Хисап палатасының төп бүләге булып яңа әкияти тамаша – “Әкият” татар дәүләт курчак театры артистларының чыгышы булды. Бу юлы да алар җирле балаларны дөнья балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән таныштыруны дәвам иттеләр. Андерсен әкияте буенча Казан курчакчылары куйган “Дюймовочка” әсәрен “Кайгырту”да тәрбияләнүчеләр белән беррәттән районның балалар бакчаларына йөрүчеләр, башлангыч сыйныфларда белем алучылар, опекага һәм тәрбиягә алган гаиләләләрдән килгән сабыйлар һәм физик мөмкинлекләре чикле булган барлыгы өч йөзгә якын бала тамаша кылды.

 Курчак театрын караганнан соң бәйрәм Алексеевск ш.т.б. Чиркәү янындагы мәйданданында дәвам итте. Биредә балалар бию буенча флешмобта һәм төрле бәйгеләрдә катнашты.

ФОТО

Документлар