01.06.2015

1 июньдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2013-2014 елларда һәм 2015 елның агымдагы чорында “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына Татарстан Республикасының мәгълүмати тирәлеген үстерү һәм камилләштерүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануның максатчан һәм нәтиҗәлелеген тикшерү нәтиҗәләре турындагы хисапны раслады.

Тикшерү чарасы җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерелгән чор өчен финанслауның гомуми күләме 2 476,1 млн. сум тәшкил итте. Чаралар Агентлык аппаратын тотуга, телевидение, үз эченә 114 газет һәм  журналны алган вакытлы матбугатка ярдәм итүгә, шулай ук социаль яктан әһәмиятле әдәбият чыгаруга тотылган.

Тикшерүләр “Татмедиа” агентлыгында, БДТРК филиалы булган “Татарстан” дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе”ндә, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе” ДБУ һәм “Татар китап нәшрияты” ДУП узды.

Ачыкланган бозулар арасында иң зур өлеш бухгалтерлык исәбен бозулар – хисапларда хаталар җибәрү, товар-матди кыйммәтләрне һәм мәгълүмати продукцияне керемгә язып куймауга туры килә. Барлыгы – 32 млн. сумнан артык. 

Тикшерү материалларында социаль әһәмияткә ия булган әдәбиятны бастыру һәм таратуга ел саен 50 млн. сум бүлеп бирелүе күрсәтелә. 2015 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча складта 85 мең нөсхә күләмендә китап калдыклары исәпләнгән. Шулай ук аерым басмаларга карата түбән ихтыяҗ күренә: складта 2005-2010 елларда басылып чыккан 56 455 нөсхә китап саклана.

Шулай ук 2013-2014 елларда вакытлы матбугатка карата дәүләт ярдәменең күләме 160 млн. сумнан 163 млн. сумга арту, ә газета һәм журналларның тиражы 13%ка кимү (2013 ел башына – 6 млн. нөсхәдән артык булса, 2015 ел башына – 5 258 мең нөсхә) билгеләп үтелде.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына чараларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм ачыкланган бозуларны юкка чыгаруга юнәлдерелгән чаралар күрү өчен тәкъдим кертелде. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына юлланды.

ФОТО

Документлар