01.06.2015

1 июньдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе бюджет чаралары хисабына объектларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзүдә кулланыла торган материаллар бәясенең нигезлелегенә карата үткәрелгән аудит нәтиҗәләрен раслады.

Тикшерү чаралары республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов  йөкләмәсе буенча үткәрелде, һәм, чараны ачып, Алексей Демидов җыелучыларга аның “объектның беренчел бәягә карата хакы сизелерлек артуны булдырырга ярамый. Типлаштырылган функциональ проектлар эшләп чыгарырга һәм алар буенча нормативлар билгеләргә кирәк. Объектларның бәясе безнең мөмкинлекләр белән туры килергә тиеш” дигән сүзләрен искә төшереп узды.

– Татарстан Республикасында ел саен шактый күләмдә бюджет чаралары объектларны ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү белән  бәйле инвестиция проектлары, социаль программаларны тормышка ашыру өчен сарыф ителә, – диде алга таба Хисап палатасы Рәисе. – Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү максатында республикада күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, гражданнарны торак белән тәэмин итү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә учреждениеләр, авыл мәдәният йортлары, спорт корылмалары, коммуналь, юл инфраструктурасы объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча масштаблы программалар тормышка ашырыла.

Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән аудит нәтиҗәләре турында аудитор Азат Вәлиев хәбәр итте. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан кулланыла торган бюджет чаралары күләме 2012 елда – 51,6 млрд. сум, 2013 елда – 33,2 млрд. сум, 2014 елда 37,6 млрд. сум тәшкил итте.

Тикшерү чарасы Татарстан Республикасының төзелеш тармагында смета бәясе һәм бәяләр билгеләүне формалаштыру тәртибен камилләштерү буенча эзлекле эш алып барылуны күрсәтте. Объектлар, шул исәптән балалар бакчалары, авылларда мәдәният йортлары, ФАП, спорт объектлары төзегәндә типлаштырылган проектлар куллану гамәлгә кертелде, бу аларга куелган бәяне нигезсез арттыру ихтималын төшереп калдырырга, шулай ук проект программаларына китәргә тиешле чыгымнарны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

–                     Әлбәттә, саннар үзләре турында үзләре сөйли: Татарстанда 2014 елда 56 яңа балалар бакчасы төзелгән. 2014 елда республика буенча бер квадрат метрның уртача бәясе 28 мең сум тәшкил иткән, бу Идел буе федераль округы буенча уртача алганда 14%ка кимрәк. Округ буенча уртача бәяләрне кулланган чакта республикада ел саен 5-7 балалар бакчасына азрак объектлар төзелгән булыр иде, – дип ассызыклады Алексей Демидов.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин операторы булып “Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара багланышлар агентлыгы” ДУП торган биржа мәйданчыгы нигезендә республиканың төзелеш тармагының яңа икътисадый моделен төзү буенча министрлык тарафыннан башкарыла торган эш турында хәбәр итте.

Элек республикада төзелештә хак билгеләү һәм сметаны нормалауны, уртача смета бәясен эшләп чыгаруны “Республика инженерия-техник үзәге” ҖЧҖ базасында эшләп килгән Бәяләр билгеләү региональ үзәге тормышка ашырды. Аудит барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 20 февралендә кабул ителгән 102 номерлы карары нигезендә “Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү идарәсе” дәүләт автоном учреждениесе төзелде.

Аудит нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына мәгълүмати хат җибәрү турында карар кабул ителде.

ФОТО

Документлар