30.05.2015

Майның 30ыннан 31енә каршы төндә Хисап палатасы хезмәткәрләре Татарстан башкаласында инде менә икенче мәртәбә үткәрелеп килүче «Казан велотөне» дип аталган туган якны өйрәнүгә багышланган гади булмаган проектында катнашты.

«Велотөн» («Velonotte») проекты 9 ел элек тарихчы Сергей Никитин инициативасы буенча эшләнгән. Акция дөньяның Мәскәү, Санкт-Петербург, Истамбул, Рим, Лондон һәм Нью-Йорк кебек иң эре мегаполисларында уза. Казандагы акцияне оештыручылар һәм анда катнашучылар да велотөннең Татарстан башкаласында матур традициягә әйләнер дип ышана.

Быел әлеге акциядә катнашучылар саны ике мәртәбә артыграк – 5 меңгә якын булды. Велосипедта йөрергә яратучылар ;Казанның атаклы урыннары аша уникаль маршрут буенча 35 километрга якын ара узды, шәһәрнең истәлекле урыннары турында лекцияләр тыңлады һәм Идел яры буенча таң каршы алды.

Велосипедчылар төркемен маршрутның буеннан-буена оператив хезмәт хезмәткәрләре озатып барды. Алар акцияне уздыру барышында барлык катнашучыларның иминлеген тәэмин итте.

ФОТО

Документлар