21.05.2015

14-15 майда Казан (Идел буе) федераль университетында «Дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүен үстерү. Закончалык, гамәлият, институтлар» дип аталган II халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Пленар утырышта Финанс-бюджет күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Смирнов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, РФ Президентының баш тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Бесхмельницын, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм ТР ХП аудиторы Азат Вәлиев катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов дәүләт финанс тикшерүенең Татарстан тарафыннан югары икътисадый нәтиҗәләргә ирешүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

– Бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеге генә түгел, дәүләт системасының тотрыклылыгы, инвестицион климатны формалаштыру, тулаем алганда, социаль иминлек тә финанс хезмәтләренең төгәл, килешеп эшләвенә бәйле, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук республикада нәтиҗәле тикшерү системасы төзелүне һәм соңгы елларда бюджет-финанс тармагында вәкаләтләрен башкара торган органнар арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту буенча сизелерлек эш алып баруны билгеләп үтте. 2005 елдан бирле ТР Хисап палатасы тарафыннан идарә ителә торган Дәүләт финанс тикшерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы эшләп килә. Аның эшенә бәйле рәвештә тикшерүләр тематикасы киңәйтелде һәм бер тармакта килеп чыга торган кабатлаулар саны кыскартылды, тикшерүче төрле органнар белән бергә уртак тикшерү чаралары оештырыла, системалы бозулар, шулай ук коррупция куркынычы югары булган тармаклар ачыклана, актуаль методологик документлар эшләнә, методик ярдәм тормышка ашырыла.

«Без тикшерү чараларын үткәрү кирәклеген һәм әлеге эшнең мөһим булуын бик яхшы аңлыйбыз. Нәкъ менә нәтиҗәле тикшерү чаралары проектлар һәм дәүләт программаларын тормышка ашырган чакта бюджет учреждениеләре эшчәнлегенең йомшак урыннарын ачыкларга ярдәм итә бит», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чара кысаларында шулай ук РФдә финанс тикшерүен үстерү перспективалары, бәяләүгә, хәзерге хәле, проблемаларына; әлеге эшчәнлекнең хокукый нигезен камилләштерүгә бәйле мәсьәләләр; валютаны көйләү һәм тикшерүгә, дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алулар тармагына, дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе органнарының бюджет вәкаләтләрен үтәүгә бәйле һ.б. сораулар буенча фикер алышу узды.

Конференциянең икенче көнендә эш секцияләр буенча дәвам итте. Биредә ТР Хисап палатасыннан Татарстан Республикасы тышкы финанс тикшерүе органы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләре һәм аспектларына багышланган докладлары белән аудитор Азат Вәлиев («Финанс тикшерүен үстерү. Аның торышына бәя бирү, проблемлар, перспективлар» секциясе), тикшерү-ревизия идарәсе башлыгы Дамир Шәмгунов («Дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алулар тармагында финанс тикшерүе» секциясе) һәм юридик бүлек башлыгы София Козина («Финанс тикшерүен хокукый яктан тәэмин итү» секциясе) катнашты һәм чыгыш ясады.

ФОТО

Документлар