07.05.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Хисап палатасы хезмәткәрләре республиканың тикшерү-финанс органнары ветераннарын бәйрәм белән котлады.

7 майда алар С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Сугыш чоры җырлары» («Песни военных лет») концертында булып кайтты. Ә 8 майда Хисап палатасы җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны М.С.Сәгыйровның, тыл хезмәтчәннәре С.Ш.Алеев һәм Х.З.Фәсхиевның өенә барды.

ФОТО

Документлар