09.05.2015

9 майда Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Азат итүче солдат һәйкәленә венок кую уңаеннан узган тантаналы чарада катнашты. Алар ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе белән бергә Казан шәһәренең Архангель зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алды.

Иң дәһшәтле, куркыныч сугыш корбаннарын искә алу чарасында шулай ук Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре дә катнашты.

Һәйкәлгә венок кую коралдан ядрәсез залп бирү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнарын тыңлау белән бергә алып барылды. Тантанада катнашучылар шулай ук Казан госпитальләрендә һәлак булган чит ил сугышчылары күмелгән җиргә чәчәк куйдылар.

 – Без барыбыз да бүген халкыбызның фашизмны тар-мар итеп яулаган Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бергә каршылый алуыбыз өчен шатланабыз, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Шул ук вакытта без әлеге җиңүнең нинди бәя белән яуланган булуын да оныта алмаячакбыз. Бу – Җиңү хакына яу кырында башларын салучылар, фронттан кайтып җитмәүчеләр турында, тылда тәүлегенә 15әр сәгать эшләп, ач-ялангач калып вафат булучылар хакында истәлек булып калачак хисләр. Бу вакыйга шатлык һәм кайгы яшьләренең бергә кушылган чагы, – дип тәмамлады сүзен парламент рәисе.

 ФОТО

 

Документлар