07.05.2015

7 майда дөньяви студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Хисап палатасының бер төркем хезмәткәренә «Казан шәһәрендә үткәрелгән 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада»ның истәлекле медальләре тапшырылды.

Әлеге гаять зур спорт вакыйгасы югары дәрәҗәдә үткәрелде. Моны берничә мәртәбә ил җитәкчелеге генә түгел, ярышларга чит илдән килгән кунаклар да билгеләп үтте инде. Шул уңайдан, Россия Федерациясе Президентының карары белән «Казан шәһәрендә үткәрелгән 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале булдырылды.

 

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Россия Федерациясе Хисап палатасы белән уртак рәвештә оештырылган Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүгә бүлеп бирелгән чараларны куллану буенча тикшерү чараларында, ярышларны ачу һәм ябу тантаналарын оештыруда катнашты. Аның хезмәткәрләре шулай ук Универсиада кунакларын озатып йөрүдә дә зур ярдәм күрсәтте.

 

«Әлеге билге сезне алга таба да нәтиҗәле эшкә рухландырып торсын һәм уңай энергия бүләк итсен!» – диде Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, истәлекле билгеләрне тапшырган чакта үз кул астында эшләүче хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп.

Документлар