29.04.2015

29 апрельдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов җитәкчелегендә узган утырышында чираттагы тикшерү чараларының хисаплары каралды һәм расланды.

2013-2014 елларда ТР Юстиция министрлыгына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматны аудитор Сергей Колодников тәкъдим итте.

Аудитор Азат Вәлиев 2012-2014 елларда тәмамланмаган төзелеш күләмнәрен киметү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген, объектларны муниципаль берәмлекләргә (эксплуатацияләүче оешмаларга) күчерүнең билгеләнгән тәртибен тоту, капитал кертемнәр объектлары буенча үзләштерелмәгән чара калдыкларының нигезлелеген тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Коллегия нәтиҗәләре буенча ТР Юстиция министрлыгына һәм ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсенә – ТР Хисап палатасы күрсәтмәләре, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына – мәгълүмати хатлар, ТР Прокуратурасына тикшерү материаллары җибәрелде.

 

Тулырак «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

Документлар