29.04.2015

29 апрельдә Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары советының чираттагы утырышы узды.

ТР ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов хезмәттәшләренә Мәскәүдә РФ Хисап палатасының 20 еллыгы уңаеннан тышкы финанс тикшерүе органы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның чыгышы турында искә төшерде. Аның тарафыннан барлык тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенә кагылышлы аерым бурычлар куелды. Аерым алганда, бирегә ресурсларны исраф итүгә юл куймау, дәүләт программаларына анализ ясау, дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алуларны һәм дәүләт инвестицияләрен җитди тикшерү белән тәэмин итү, бюджет дисциплинасын ныгыту буенча кабул ителә торган чараларны аерым контрольгә алу керә. Шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүгә ярдәм итү кирәклеге билгеләп үтелде.

“Муниципаль берәмлекләрдә җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр тармагында закончалыкны бозулар турында. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләрне көйли торган закончалыктагы үзгәрешләр турында” доклад белән Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев чыгыш ясады.

Ул җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча муниципаль палаталарның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшенә, андагы кайбер хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсенең түбән булуына зарланды. Шул җәһәттән документлар әзерләү һәм алып баруның билгеләнгән тәртибе югала, җир һәм милек ресурсларын куллануны муниципаль дәрәҗәдә системалы тикшерү тәэмин ителми.

Бу тармакка хас бозулар рәтенә министр җирне максаттан тыш куллануны, милектән хокук билгели торган документлардан тыш файдалануны, җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларын арендага яки милек сыйфатында тәкъдим иткән чакта чикләүле тәэсир итү булуны кертте. Аренда өчен түләүләр буенча гына да узган ел муниципаль бюджетлар 600 млн. сумга якын акчаны алмый калган.

Ул шулай ук республикада 22 меңнән артык күчемсез милек объектларының һәм 49 меңнән артык җир кишәрлекләре буенча дәүләт теркәве булмавы ачыклануны хәбәр итте. Министрлык муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүчеләрне дә әлеге инвентаризацияләү буенча эшкә кушылырга сорады. Кайбер районнарда бу эш инде тәмамланып килә, әмма артта калучылар да бар. “Бу бик күп көч таләп итә торган эш, кайчак хәтта суд эшенә дә барып тоташа, әмма уртак тырышлык белән без моны тәртипкә кертергә тиешбез”, – диде сүзен йомгаклап А.Хамаев.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Чулпан Госсамованың чыгышы да актуаль темага багышланган иде. Ул “Муниципаль берәмлекләр бюджетларының салым керемнәре турында. Җирле бюджетларның шәхси керемнәрен арттыру буенча чаралар. Салым закончалыгындагы үзгәрешләр турында” дип аталды.

ТР ТХО Советы утырышында аерым игътибар “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләрне сатып алу тармагында контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләренә бирелде.

ТР  Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев үз чыгышында дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге сатып алулар тармагында аудит үткәрү методикасы, РФ Хисап палатасы һәм региональ ТХО тәҗрибәсе, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләрне сатып алу тармагында тикшерү системасын оештыру буенча методик тәкъдимнәр турында сөйләде. Методик тәкъдимнәр буенча документ Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы тарафыннан эшләнде һәм 2014 елның декабрендә хупланды.

Совет утырышларында кабул ителгән гадәт буенча шулай ук муниципаль тикшерү-хисап органнары җитәкчеләренең үткәрелгән тикшерү-ревизия чаралары һәм аналитик эшчәнлеге турында мәгълүматы тыңланды. Бу юлы үз тәҗрибәсе белән Татьяна Шливе (Яр Чаллы шәһәре) һәм Лилия Хөрмәтуллина (Югары Ослан районы) уртаклашты.

Утырышта катнашучылар муниципаль тикшерү-хисап органнарының 2015 елның I кварталы өчен эш күрсәткечләре һәм аерым игътибар бирергә кирәкле төп юнәлешләр буенча фикер алышты.

ТР ТХО Советының тикшерү эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр итеп түбәндәгеләр билгеләнде:

- бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелек аудитын, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗ буенча социаль яктан әһәмиятле юнәлештә, шул исәптән белем бирү, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә ризык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча сатып алулар тармагында аудит үткәрү;

- бюджетларга салым булмаган керемнәрнең тулылыгын һәм үз вакытында килүен тикшерүне үткәрү, шул исәптән санкциясез карьерларны, җир кишәрлекләрен законсыз тартып алуларны ачыклау буенча;

- объектларны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлауга бүлеп бирелә торган бюджет чараларын, шул исәптән башкарылган эш күләмен кабул итү һәм түләүнең нигезлелеген, кулланыла торган төзелеш материаллары бәясенең, хак һәм коэффициентларны куллануның нигезлелеген, техник тикшерүне оештыруның нәтиҗәлелеген тикшерүне көчәйтү;

- дәүләт һәм муниципаль программаларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген анализлау;

- элек үткәрелгән тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чараларның тулылыгын сайлап алып тикшерүне тормышка ашыру;

- муниципаль тикшерү-хисап органнарының билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында бюджет чараларын кулланганда, муниципаль милек, җир ресурслары белән идарә иткәндә коррупциягә каршы тору буенча чараларда катнашу;

- электрон массакүләм мәгълүмат чараларында, муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтлары аша муниципаль тикшерү-хисап органнарының эшчәнлеге нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча эшне активлаштыру.

Советның эшен тәмамлап, “2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы финанс тикшерүчесе” исеменә үткәрелгән бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел әлеге исемгә тикшерү-хисап палатасы рәисләре Дмитрий Сапожников (Яшел Үзән муниципаль районы) һәм Гөлназ Хөснимәрдәнова (Сарман муниципаль районы) лаек булды.

 

ФОТО

Документлар