24.04.2015

24 апрельдә Алексеевск районының Сахаровка авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия концерты узды.

Әлеге чара ТР Хисап палатасы тарафыннан оештырылды һәм Алексеевск муниципаль районы һәм Сахаровка авылы җирлеге администрацияләре тарафыннан күтәреп алынды һәм матур итеп үткәрелде. Концертка кадәр Сахаровка авылыннан чыгып сугышта катнашкан һәм яу кырында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Чараның тулы программасы сугыш һәм тыл ветераннарына карата  кайгырту һәм игътибар белән сугарылган иде. Безнең ил өчен мөһим булган әлеге бәйрәмгә – Бөек Ватан сугышында яулаган Җиңү көненә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге якын-тирә авыл һәм бистәләрдән җыелган ике йөзгә якын кунакка гына түгел, ә концертта чыгыш ясаучыларның үзләренә дә уңай тәэсир итте.

Концерт программасы башланыр алдыннан кунакларны Хисап палатасының армия формасыннан киенгән яшь хезмәткәрләре каршылады, алар һәр кешегә Җиңү символы булып әверелгән «Георгий тасма»ларын һәм канәфер чәчәкләрен бүләк итте, ә фойеда Алексеевск районының Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар тарафыннан башкарылган эшләрдән торган тематик күргәзмә оештырылды.

– 9 май безнең ил өчен изге көн булды һәм мәңге шулай булачак. Әлеге көн безнең өчен азатлык – туган илебездә яшәү һәм хезмәт итү өчен ирек яулаганнар алдында тагын бер мәртәбә баш ияргә мөмкинлек бирә, – диде сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлаган чакта ТР Хисап палатасы Рәисе А.И.Демидов. Ул аларга нык сәламәтлек, бәхетле һәм озын гомер теләде.

Сугыш вакытында халыкның хәрби һәм патриотик рухын күтәрергә, шулай ук җиңүгә ышанычын сүндермәскә ярдәм итә торган бик күп җырлар иҗат ителгән. Нәкъ менә шул композицияләр бу хәйрия концерты барышында сәхнәдән заманча әсәрләр белән беррәттән яңгырады. Кунакларны котлар өчен Казан шәһәре филармониясенең директоры Рәис Шакиров җитәкчелегендәге сәләтле артистлар да килгән иде.  

ТР Халык артисты Равил Харисов, ТР атказанган артистлары Николай Коновалов һәм Эльвира Хәйруллинаның, ТР Халык артисткасы Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбленең бию студиясенең, халыкара бәйгеләр лауреаты җырчы Ясминнең чыгышы чарага килгән берәүне дә битараф калдырмады.

Сугыш чоры көйләре тамашачыларны, бигрәк тә олы яшьтәгеләрне рухландырып җибәрде. Хәйрия концерты Бөек Җиңү һәм аның сугыштан соң инде менә өченче буын вәкилләренең тыныч һәм имин тормышта яшәүләре өчен башларын салган геройлары турында тагын бер мәртәбә искә төшерергә мөмкинлек бирде.

ФОТО

Документлар