16.04.2015

16 апрельдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев тәҗрибә уртаклашу максаты белән Мәскәүнең Тикшерү-хисап палатасында булып кайтты.

Мәскәүнең Тикшерү-хисап палатасы Рәисе урынбасары Вячеслав Литвинцев тышкы дәүләт финанс тикшерүен (аудиты) оештыруның, сыйфат менеджменты системасын төзүнең алдынгы формаларын һәм ысулларын тәкъдим итте. Аерым игътибар сатып алулар тармагында аудитны тормышка ашыруны методик һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү мәсьәләләренә бирелде.

Үз чиратында, Азат Вәлиев Татарстан Хисап палатасының әлеге эшчәнлек юнәлешендәге тәҗрибәсен, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗ буенча товарлар, эш, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә тикшерү системасын оештыруга караган Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы тарафыннан хупланган Методик рекомендацияләрне тәкъдим итте.

Документлар