16.04.2015

16 апрельдә республиканың бишенче чакырылыш Дәүләт Советының VII утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән аның Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Тышкы эчке финанс тикшерүе органы эшчәнлеге турындагы еллык документны турыдан-туры карауга күчәр алдыннан парламент депутатларына Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында әлеге Хисап турында фикер алышырга мөмкинлек бирелде.

Хисап палатасы Рәисе докладында һәм аңа кадәр күрсәтелгән фильмда (ТР Хисап палатасының сайтында карарга мөмкин) 2014 елда республиканың тышкы финанс тикшерүе органы алдында торган максат-бурычлар кысаларында тормышка ашырылган тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика юнәлешендәге эшнең төп нәтиҗәләре чагылдырылды, эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләре, үзара тәэсин итешү төрләре һәм ысуллары билгеләп үтелде.

Алексей Демидов билегләп үткәнчә, Хисап палатасы эшенең нәтиҗәләре финанс бозулары килеп чыгу куркынычы булган юнәлешләр һәм өлкәләрдә, иң беренче чиратта, аларны кисәтү максатында булган барлык тырышлыкны туплау мөһимлеген күрсәтә.

ТР Хисап палатасы Рәисе сүзләренчә, социаль яктан мөһим булган юнәлешләр буенча бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрү, финанс ресурсларын тотуның нәтиҗәлелеген, дәүләт милке белән идарә итүнең файдалы булуын тикшерүне тормышка ашыру 2015 елда да дәвам итәчәк. Аерым игътибар Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыруны тикшерүгә биреләчәк.

Чыгышын тәмамлап, А.Демидов депутатларның сорауларына җавап бирде. Шуннан соң, Дәүләт Советы үзенең Карары белән хисапны исәпкә алды һәм республиканың төп тикшерү органына берничә киңәш бирде.

  

*          *          *

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында

ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовның

Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2014 елдагы эше турында Хисап буенча чыгышының төп тезислары

 

2014 елда Хисап палатасы эше турындагы Хисап «Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында» Закон нигезендә Дәүләт Советына тәкъдим ителде.

Биредә тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлекләренең төп нәтиҗәләре, үткәрелгән тикшерүләр буенча мәгълүмат чагылыш тапкан.

Видеоматериалны карауны истә тотып, 2014 елда Хисап палатасы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында кыскача сөйләп китәм.

Хисап чорында:

- 54 тикшерү-ревизия һәм 108 экспертиза-аналитика чарасы үткәрелде;

- тикшерүләр белән 491 объект колачланды;

- тикшерелгән чаралар күләме 100 миллиард сумннан артыкны (103 млрд. 500 млн. сум) тәшкил итте.

Ачыкланган бозулар күләмендә шактый өлешне түбәндәгеләр алып тора:

-дәүләт (муниципаль) милек белән идарә иткәндәге бозулар;

- бухгалтерлык исәбе турындагы законнарны бозулар;

- бюджет чараларын нәтиҗәсез куллану;

- товар китеру, эш башкару, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында законнарны бозу.

Безнең эш нәтиҗәләре финанс бозулары билгеләре яки килеп чыгу куркынычы булган юнәлешләр һәм өлкәләрдә, иң беренче чиратта, аларны кисәтү максатында булган барлык тырышлыкны туплау мөһимлеген күрсәтә.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 2 миллиард 151 миллион сум күләмендә чаралар торгызылган һәм ачыкланган бозулар буенча чаралар күрелгән, бу ачыкланган барлык бозуларның гомуми күләменнән 91%тан артыкны тәшкил итә (2 млрд. 349 млн. 977 мең сум).

Закон таләпләре нигезендә тикшерү бюджет процессының барлык этапларында тормышка ашырыла, Татарстан Республикасының финанс ресурслары һәм милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген тикшерү үткәрелә. Хисап елында Хисап палатасы тарафыннан 28 закон проектына һәм 4 дәүләт программасы проектына экспертиза үткәрелде.

Тикшерү чаралары материалларын тормышка ашырган чакта Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм башка хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү аерым әһәмияткә ия. Шулай, Хисап палатасы һәм прокуратура органнары тәкъдимнәре буенча 180 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 4 се биләгән вазыйфасыннан азат ителде. 3 юридик һәм 37 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды. 2 җинаять эше кузгатылды.

Хисап палатасы тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча республика Президентына һәм Парламентына даими рәвештә хәбәр юллап торды. Үткәрелгән тикшерүләр турында хисаплар бюллетеньнарда һәм безнең рәсми сайтта тәкъдим ителгән.

Хисап палатасы эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләренең берсе булып нәтиҗәлелек аудитын үткәрү тора. Тирәнтен мәгълүмат бирә торган мондый тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет чараларын сарыф итүгә бәя бирелә, тиешле тәкъдим һәм киңәшләр кертелә.

2014 елда нәтиҗәлелек аудиты түбәндәге өлкәләрдә үткәрелде:

- республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан энергетика ресурсларын кулланган чакта бюджет чараларын сарыф итүдә;

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрне булдыру һәм үстерүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануда.

Йөкләнгән вәкаләтләрне истә тоткан хәлдә без үз эшчәнлегебездә финанс-бюджет өлкәсендә коррупция куркынычын ачыклау буенча системалы һәм максатчан эш үткәрүгә юнәлеш тота. Хисап палатасы белгечләре республика Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе тарафыннан коррупциягә каршы эшчәнлекне тормышка ашыруда гамәли ярдәм күрсәтү буенча урынга чыгып үткәрелә торган комплекслы чараларда актив катнаша.

Хисап палатасы тикшерүләре нәтиҗәләре буенча мәгълүмат Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет утырышларында даими рәвештә карала.

Хисап чорында планлы тикшерү чаралары белән беррәттән Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы йөкләмәләре дә башкарылды.

Шулай, Президент йөкләмәсе буенча балалар һәм яшүсмер спортчыларны әзерләүне тормышка ашыра торган учреждениеләргә, шулай ук аерым социаль тармак объектларын (Казансу елгасының уң як ярында Универсиада өчен Медиаүзәк, «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» МССУ территориясендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» МССУ капиталь ремонтлау) төзүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерүләр үткәрелде.

Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча түбәндәге максатларга бүлеп бирелгән чараларны куллану тикшерелде:

- һәркем ирешерлек һәм бушлай мәктәпкәчә белем алуга, шул исәптән баланы карау һәм тәрбияләү өчен ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләүгә булган хокукны тормышка ашыруга;

- республика шәһәрләре һәм районнарында тору урыны буенча физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары төзүгә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комитеты мөрәҗәгате буенча 2010-2012 елларда үткәрелгән энергетика ресурсларын кулланган чакта бюджет чараларына сарыф итгә нәтиҗәлелек аудитлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы тарафыннан күрелгән чараларның тулылыгын һәм үз вакытында булуына тикшерү үткәрелде.

Контракт системасы турындагы федераль закон нигезендә сатып алулар тармагында аудит үткәрү тышкы финанс тикшерүе органнары вәкаләтләре рәтенә кертелде. Сатып алулар тармагында контракт системасын кертү бюджет чараларын эффектив һәм нәтиҗәле сарыф итүнең бик мөһим коралы булырга өнди. Узган елда безнең тарафтан тышкы дәүләт финанс тикшерүенең тиешле стандарты эшләнелде.

2014 елда Хисап палатасының эшчәнлеге Дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы кысаларында дәвам итте.

Финанс-бюджет өлкәсендә тикшерү функцияләрен тормышка ашыруга вәкаләтле органнарның уртак эшчәнлеге бердәм караш таләп итә торган максат-бурычларны чишүгә юнәлдерелгән.

Совет утырышларында товар, эш, хезмәт сатып алулар, эчке финанс тикшерүе һәм эчке финанс аудиты системасының нәтиҗәлелене өлкәсендә закончылыктагы үзгәрешләр нигезендә тикшерү органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре каралды. Совет киңәшләре нигезендә республиканың Министрлар Кабинеты Карары белән Бюджет чараларын төп кулланучылар тарафыннан эчке финанс тикшерүе һәм аудитын оештыру Кагыйдәләре расланды.

Методик ярдәм күрсәтелде – Эчке финанс тикшерүен һәм аудитын оештыруның җирле бюджетлар туры килерлек типовой кагыйдәләре әзерләнде һәм муниципаль берәмлекләргә җибәрелде. Алар нигезендә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.

 

Хөрмәтле депутатлар!

 

Чыгышымны тәмамлап, шуны билгеләп үтәсем килә – 2015 елда республиканың тышкы финанс тикшерүе органы тарафыннан бюджет чараларын социаль яктан мөһим юнәлешләр буенча куллануның нәтиҗәлелек аудитын үткәрү, бюджет чараларын сарыф итүнең, Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм максатчанлыгын тикшерүне тормышка ашыру буенча эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Тышкы финанс тикшерүе органнары алдына куелган максат-бурычларны ориентир сыйфатында сайлап алып, Хисап палатасы аерым игътибарны Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыруны тикшерүне көчәйтүгә һәм чараларны куллануның нәтиҗәлелеген бәяләүгә юнәлтәчәк.

Барлыкка килгән авыр финанс-икътисадый шартлар безгә башкарыла торган эшнең сыйфаты һәм нәтиҗәсе буенча үзенә бертөрле җаваплылык йөкли.

 

 

Документлар