07.04.2015

Объектларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләүгә һәм төзүгә бүлеп бирелә торган бюджет чараларын куллануны, шулай ук уртача базар бәяләреннән артыграк күләмгә товар сатып алу һәм дәүләт (муниципаль) контрактларның шартларына туры килми торган товар китерү фактларын тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советының агымдагы елның 7 апрелендә узган утырышында җентекле фикер алышу предметы булып торды.

Ведомствоара координацияләү советы Рәисе Алексей Демидов РФ Хисап палатасының әлеге тикшерү органының 20 еллыгына багышланган Коллегиясендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән бурычларның тикшерүләр уздыра торган органнарның киң даирәсенә юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте. Алар арасында иң мөһимнәре дип ул түбәндәгеләрне атады:

1. Региональ бюджетларның үтәлешен, шул исәптән – федераль ярдәм чараларын куллануны, Федерация субъектларының гомуми бурычы дәрәҗәсен оператив тикшерүне җайга салу. Шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүнең кирәклеге билгеләп үтелде.

2. Дәүләт программаларын, аларның күрсәткечләренең стратегик максатларга туры килү-килмәвен карап чыгу, әлеге программалардагы приоритетларның никадәр төгәл билгеләнгән булуын, үстерүгә юнәлдерергә мөмкин булган резервларны анализлау.

3. Бюджет дисциплинасын ныгыту буенча кабул ителә торган чараларны аерым тикшерүгә алу. Чөнки елдан ел «әйләнмәле гамәлият» дәвам итә – чыгымнарны соңгы кварталда язып, «чараларны чын мәгънәсендә тыгып бетерү» күзәтелә. Чыгымнарның өчтән бер өлеше дүртенче кварталга туры килә, шуларның яртысы «үзләштереп кенә бетерик» принцибы белән ашыгыч тәртиптә декабрьдә ясала.

4. Дәүләт ихтыяҗлары өчен чараларны сарыф итү буенча тикшерүне көчәйтү.

Ел саен Татарстанда социаль-мәдәни өлкә, торак-коммуналь комплекс, юл инфраструктурасы объектларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү белән бәйле унлап инвестицияләү, социаль программалар тормышка ашырыла. Һәм дәүләт финанс тикшерүе үткәрә торган органнар, хокук саклау органнары әлеге юнәлеш буенча һәрдаим тикшерү үткәреп тора.

Әлбәттә, стандарт проектларны куллану һәм иң мөһим программаларны тормышка ашыруны даими тикшерү бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегендә дә чагылыш таба. Шуның белән бергә, тикшерү чаралары нәтиҗәләре аерым очракларда системаның, бигрәк тә җирле бюджет чараларын үзләштерү өлкәсендә, бераз өзеклек бирүен күрсәтә. Ремонт һәм төзелеш-монтаж эшләре бәясен арттырып күрсәтү фактларын булдырмау буенча гомумиләштергән мәгълүматларны финанслар министрының урынбасары – ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов тәкъдим итте. Аннан соң ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин әлеге юнәлеш буенча, хокук бозуларның төп составы һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту юнәлешендә ЭЭМ башкарган эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Арттырып язуның, чиста алдау эш итүләреннән тыш, төп сәбәпләре исәбендә түбәндәгеләр аталды:

- муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә нәтиҗәле техник тикшерүнең булмавы;

- сатып алулар процедурасының зур булуы (өстәмә эш күләме барлыкка килгәндә, ә ул смета, контракт белән каралмаган була, «өстәп язулар» башлана да инде);

- финанс елы азагында кергән бюджет чараларын тулысынча куллануның зарурилыгы.

Әлеге мәсьәлә буенча Совет төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җиткергән мәгълүматны тыңлады. Аның сүзләре буенча, булган проблемаларның хәвеф-хәтәрләрен киметү өчен министрлыкта финанс аудиты һәм тикшерүе бүлеге, ә төзелеш, ремонт һәм реконструкция барышында бәяләрне тикшереп тору өчен быелгы ел башында Төзелештә һәм ТКХ та кыйммәти инжирининг республика үзәге төзелгән.  Раслау өчен Министрлар Кабинетына капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр башкаруга дәүләт контракты (подряд килешүе) бәяләрен формалаштыру буенча методик рекомендацияләр тапшырылган. Һәм әлеге документ, аның фикере буенча, бүгенгә булган негативларның 99%ын бетерергә ярдәм итәчәк. Җәмәгать тикшерүе дә һаман зуррак роль уйный: ТКХ өлкәсендә, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт буенча гаепләүләр азрак була башлады.

Совет әгъзалары объектларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү барышында аерым игътибар бирелергә тиешле түбәндәге өлкәләрне билгеләп карар кабул итте:

башкарылган эшләрне кабул итү һәм түләүнең нигезлелеге;

кулланыла торган төзелеш материалларының бәясе;

проект-смета документларында каралган кыйммәтле материаллар, җиһазларны арзанраклары белән алмаштыру фактларын ачыклау;

техник тикшерүне оештыруның нәтиҗәлелеге;

шәхси бәяләр һәм коэффициентлар куллану.

Киләсе теманы тикшерүгә күчеп, Алексей Демидов Хисап палатасының тикшерү нәтиҗәләренең инде берничә ел дәвамында заказчыларның сыйфатсыз товарлар һәм җиһазлар белән тәэмин итүләрен, уртача базар бәяләреннән күпкә югарырак бәяләр буенча контрактлар төзелүен күрсәтүен билгеләп үтте. Алып килгән товарларның контракт шартларына туры килмәү фактлары да ачыкланган.

Проблеманың икенче өлеше – дәүләт контракты таләпләренә туры килми торган товарлар китерү, туклану продуктларын китергәндә бозулар юнәлешендә. Моның турында инде беренче ел гына сөйләнми, ләкин шулай булса да алар кимеми. Боларны шулай ук үзләренең чыгышларында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Груничев һәм ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев та расладылар.

Хәзерге гади булмаган икътисадый шартларда тикшерү һәм хокук саклау органнары бәяне күтәрү фактларын ачыклауга, контрактлар шартларын саклауны тикшерүне тормышка ашыруга игътибарны көчәйтергә, шулай ук үз вакытында һәм нәтиҗәле тәэсир итү чаралары күрергә ниятлиләр. Ә социаль өлкә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тикшерү чаралары үткәргән чакта – мәҗбүри тәртиптә туклануны оештыру мәсьәләсенә анализ ясарга кирәклеге ассызыкланды.

2015 елга расланган тикшерү чараларының җыелма планы буенча 104 тикшерү чарасы, шул исәптән  бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә 6 аудит үткәрергә планлаштырыла. Финанс тикшерүен мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт инфраструктурасы төзелеше һәм реконструкциясе өлкәләрендә үткәрү күздә тотыла. 

Ниһаять, Ведомствоара координацияләү советы составында күптән түгел кадрлар үзгәреше дә булып узды: ТР Президентының тиешле указлары белән Совет республикада танылган икътисадчы, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев һәм ТР Министрлар Кабинетының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә итү идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов хисабына ныгыды.

 ФОТО

 

Документлар