02.04.2015

2 апрельдә ТР Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узган «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» XV Халыкара симпозиумы эшендә катнашты.

«Бюджет оешмалары һәм муниципалитетлар өчен энергия буенча хезмәт күрсәтү»гә багышланган экспертлар дискуссиясе барышында Сергей Колодников Хисап палатасы тарафыннан энергетика ресурсларын кулланганда бюджет чараларын нәтиҗәле сарыф итүне тикшерү буенча үткәрелгән аудитлар нәтиҗәсендә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы күргән чараларның тулы күләмдә һәм үз вакытында башкарылганлыгын тикшерү нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Ул әлеге юнәлештә эш алып бару Татарстан Хисап палатасы эшчәнлегенең өстенлекле бер өлеше булып торуын ассызыклады. Берничә ел дәвамында нәтиҗәлелек аудиты форматында алып барылган эш булган бозулар һәм җитешсезлекләрне ачыкларга гына түгел, ә энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру өчен аерым ысулларны билгеләргә һәм, шул рәвешле, киләчәктә аларны кулланган вакытта финанс чыгымнарын «авыртуларсыз» киметергә мөмкинлек бирә.

– Бюджет өлкәсенең төрле тармаклары мисалында энергия куллану һәм энергия саклау өлкәсендәге аерым «тар урыннарны» һәм системалы җитешсезлекләрне ачыкларга, тикшерү уздырган министрлыкларның игътибарын хәлне яхшырту буенча чаралар күрү кирәклегенә юнәлтергә мөмкин булды , бу исә алга таба энергия кулланганда чыгымнарны оптимизацияләүдә уңай роль уйнады, – дип ассызыклады Хисап палатасы аудиторы.

ФОТО

 

Документлар