31.03.2015

31 мартта Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында 2013-2014 елларда теш һәм ишетү протезлары куюга бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерүгә нәтиҗә ясалды.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән аудитор Илнур Мөбәрәков чыгыш ясады.

Ел саен ТР Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга теш протезлары һәм ишетү протезлары кую буенча хезмәтләр программасын раслый. Аны тормышка ашыруга республика бюджетыннан ММИ Территориаль фондына 2013 елда – 87,3 млн.сум, 2014 елда – 91,7 млн.сум акча җибәрелгән. Ике программа да гамәлдә үтәлгән.

Тулаем алганда, республика буенча льгота белән файдаланучы бер кешегә хезмәт күрсәтүнең уртача бәясе 2013 елда 5 293,96 сум, 2014 елда – 5 387,76 мең сум тәшкил иткән. Коммерциячел оешмада хезмәт күрсәтү, дәүләт учреждениесе белән чагыштырганда,  23,7% и 19%ка кыйммәткәрәк төшкән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фондына – Хисап палатасының күрсәтмәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мәгълүмат җибәрелде. Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә республика Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

 

ФОТО

 

 

Документлар