31.03.2015

31 мартта Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Азнакай муниципаль районында 2013-2014 еллар өчен бюджет чараларын куллануны планлы тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Утырышта район икътисады үсешенең позитив тенденцияләре, азнакайлыларның тормыш дәрәҗәсен характерлаучы байтак күрсәткечләрнең уңай динамикасы билгеләп үтелде.  Шулай итеп, авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 2014 елда, 2 млрд. 23 млн. сум тәшкил итеп, 63 млн. сумга (3,2%) арткан. Рәсми теркәлгән эшсезләр саны 27%ка кимегән, ә район халкының уртача бер кешегә туры килә торган кереме 19% ка арткан. Азнакай муниципаль районы бюджетының социаль юнәлешен раслап, социаль өлкәгә җибәрелә торган бюджет чыгымнарының тоткан урыны тикшерелә торган вакыт аралыгында 82% тәшкил иткән. 

Тулаем алганда, Хисап палатасында җитди закон бозулар булмавыннан да канәгать калдылар. Аларның күп өлеше бухгалтер исәбе һәм хисабын алып барганда ачыкланган кимчелекләр белән бәйле. Бозуларның 90% ы тикшерү барышында юкка чыгарылды.

Ревизия ясаучылар шулай ук Хисап палатасы алдагы тикшерү барышында ачыклаган, аерым алганда – белем бирү учреждениеләрендә энергия белән тәэмин итүгә җибәрелгән бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча хаталар юнәлешендә башкарылган эшне тикшерделәр. Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, районда биналарның түбәсен ремонтлау, тәрәзәләр алмаштыру, энергияне исәпкә алу приборлары, торбаларга җылылык изоляциясе кую, кыздыру лампаларын светодиодлы лампалар белән алмаштыру һәм башкалар буенча шактый эш уздырылган. Хәзерге вакытта барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә энергияне тикшерү үткәрелә, энергия ресурсларын исәпләү приборлары белән тәэмин итү 100 процент тәшкил итә. Бу энергия нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм мәгариф өлкәсен энергия белән тәэмин итүгә җибәрелә торган бюджет чыгымнарын кыскартуга мөмкинлек бирде.

Азнакай муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына тапшырыла.

 

Тулырак – «Тикшерүләр турында мәгълүмат» бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар