25.03.2015

25 мартта Казанда “2014 ел хәйриячесе” республика бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узды. Хәйриячелек һәм меценатлыкны үстерү безнең республикада алып барылган социаль сәясәтнең мөһим бер юнәлеше булып тора.

Чарада республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Үз чыгышында ул “Ел хәйриячесе” бәйгесенең Татарстанда сигезенче мәртәбә үткәрелүен һәм республика өчен аерым бер әһәмияткә ия булып торуын билгеләп үтте. “Бу вакыт эчендә Татарстанда яхшы һәм игелекле күп эш башкарылды. Хәйриячелек балаларны мәктәпкә әзерләгән чакта да, күпбалалы гаиләләргә дә, тәрбиягә алынган балаларга да, изге урыннарны торгызуга да кагыла. Күп кенә мәсьәләләр нәкъ менә хәйриячелек аша хәл ителә”, - дип ассызыклады ул.

Тантанада республиканың иң актив хәйриячеләрен билгеләп үттеләр. “Яктылык бүләк итүче” номинациясендә бүләк Татарстан Республикасы Хисап палатасына бирелде. Бәйгенең мактаулы дипломын аның Рәисе Алексей Демидовка Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Регина Хәбибуллина («Татар-информ») и Михаил Козловский фотолары.

Документлар