06.03.2015

6 мартта Алексей Демидов рәислегендә узган Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында чираттагы тикшерү чараларының нәтиҗәләре каралды.

Аудитор Азат Вәлиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел яхшырту эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсендә 2012-2014 елларда терлекчелектә нәсел эшен үстерүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Аның сүзләре буенча, тикшерү чарасы вакытында матди байлыкларны кабул итү һәм җибәрүне документлар буенча теркәгән чакта, шулай ук бюджет хисабын алып бару тәртибе буенча ачыкланган аерым бозулар тикшерү барышында тулысынча бетерелгән.

2013-2014 елларда Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча идарәсенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны, шулай ук керемнәрнең администратор функцияләрен үтәүне тикшерү, аудитор Илнур Мөбәрәков билгеләп үткәнчә, алдагы тикшерүдән соң әлеге предприятие җитәкчелегенең билгеле бер эш башкаруын, Хисап палатасының барлык күрсәтмәләренең дә үтәлүен күрсәтте. Бу тикшерү барышында җитди бозулар ачыкланмаган, билгеләнгән җитешсезлекләр функциональ характерда.

Учреждениенең төп чаралары составында санала торган, әмма дәүләт теркәвендә булмаган тикшерү материалларында күрсәтелгән күчемсез милек объектлары буенча идарә башлыгы Радик Зыятдинов болай дип аңлатма бирде: Документлар Теркәү палатасына тапшырылган, милекне теркәү башланган.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча Татарстан Республикасы идарәсенә – Хисап палатасы күрсәтмәсе, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мәгълүмат җибәрергә карар чыгарылды. 

Тикшерү материаллары билгеләнгән тәртиптә ТР Прокуратурасына тапшырыла.

Тулырак  "Тикшерүләр турында мәгълүмат" бүлегендә.

ФОТО

 

Документлар