02.03.2015

2 мартта Татарстан Республикасы Хисап палатасына Мурманск өлкәсендә урнашкан Апатиты шәһәренең Тикшерү-хисап палатасы аудиторы Наталья Гавриленко килде.

ТР Хисап палатасының 10 еллык эшчәнлеге дәверендәге төп этапларны чагылдырган презентацияле фильм Заполярьедан килгән кунакны Татарстандагы хезмәттәшләренең зур күләмдә һәм һөнәри яктан әзерлекле эш алып баруы белән таң калдырды. «Хәзер менә ни өчен сезнең Хисап палатасы турында гел яхшы фикерләр генә ишетелүе аңлашыла инде», – дип ассызыклады Наталья Гавриленко. Ул шулай ук методик һәм мәгълүмати материалларның зур тупланмасы һәм ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов редакциясендә дөнья күргән ТР ХП аудиторы Азат Вәлиев тарафыннан язылган «Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген тикшерү. Теория һәм гамәлият мәсьәләләре» («Контроль эффективности бюджетных расходов. Вопросы теории и практики») дип аталган китап өчен зур хөрмәт һәм рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, Татарстанның тикшерү-хисап органы тәҗрибәсе һәм эшләнмәләре киләчәктә Апатиты палатасы өчен зур ярдәм булып торачак.

 

Аудитор А.Вәлиев һәм ТР Хисап палатасының структур бүлекчәләре җитәкчеләре Н.Гавриленконы тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика юнәлешендәге эшчәнлекнең төп юнәлешләре, чараларның дәвамлылыгы һәм нинди характерда булуы белән таныштырды. Кунак шулай ук үзен кызыксындырган Хисап палатасы тарафыннан үткәрелә торган тикшерүләрне юридик яктан озатып бару, башкарма хакимият органнары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, җинаять һәм административ эшләр кузгату тәҗрибәсенә багышланган сорауларга да тулы җавап алды.

 

Әңгәмә барышында республикада муниципаль тикшерүне үстерү мәсьәләсе күтәрелде. Аның буенча фикер алышуда Казанның Тикшерү-хисап палатасы рәисе урынбасары Рушания Фәйзрахманова катнашты.

 

ФОТО

Документлар