11.02.2015

11 февральдә республиканың Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Комитет утырышында Татарстан Хисап палатасының өч хисабы каралды.

Республиканың тышкы финанс тикшерүе органының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисапны депутатларга ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.

Татарстанның шәһәр һәм районнарында тору урыны белән янәшәдә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары төзүгә бүлеп бирелгән ТР бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында доклад белән Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев чыгыш ясады. Һәркем ирешерлек һәм бушлай мәктәпкәчә белем алуга булган хокукларны тормышка ашыруга, шулай ук ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләүгә бүлеп бирелгән бюджет чараларын тикшерү нәтиҗәләре белән комитет әгъзаларын Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников таныштырды. Ике тикшерү дә ТР Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча үткәрелде.

Докладлар буенча фикер алышуда депутатлар Леонид Якунин, Леонид Барышев, Роман Мугерма, Сергей Раковец, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Моннан бер көн элек республиканың балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән нәтиҗәләр турында хисап ТР ХП аудиторы Сергей Колодников тарафыннан ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында тәкъдим ителгән иде. Биредә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.

 (фото с сайта http://www.gossov.tatarstan.ru/)

Документлар