08.02.2015

8 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре инде традициягә әйләнгән «Россия чаңгы юллары» кышкы ярышында катнашты. Быел әлеге узышлар Сочида узган XXII кышкы Олимпиададан соң бер ел үтүгә багышланды.

Залесный бистәсе янында узган массакүләм чаңгыда шуу акциясенә хезмәткәрләнең гаилә әгъзалары да җәлеп ителде. Ә җанатарлар төркеме катнашучыларны стартта һәм финишта кыздырып торды, кайнар чәй һәм камыр ризыкларыннан авыз итәргә чакырды. Бәйрәм халәте тудыру өчен спорт программасы белән бергә «Россия чаңгы юллары – 2015» катнашучылары өчен күңел ачу чаралары, шул исәптән шәһәрнең иҗади төркемнәре чыгышы да оештырылган иде.

 

ФОТО

Документлар