04.02.2015

4 февральдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча чараларны тормышка ашырган чакта акча чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карады.

Халыкка беренчел медицина ярдәме Гражданнарга медицина ярдәмен бушлай күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы кысаларында ММИ һәм тиешле бюджет чаралары хисабына күрсәтелә. Шуңа күрә тикшерү чаралары республиканың дәвалау учреждениеләрендә Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды белән берлектә үткәрелде.

 

Тикшерү җитәкчесе аудитор Илнур Мөбарәков билгеләп үткәнчә, фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) һәм амбулатор-поликлиника оешмалары саны соңгы биш ел эчендә ел саен кимегән. Шуның белән бергә, үзәк район хастаханәләре составындагы табиб амбулаториясе саны 88 дән 93кә җиткән. Беренчел медицина ярдәме күрсәтә торган учреждениеләрнең күп өлеше 10 мең кешегә исәпләгән очракта шәһәр җирлегенә туры килә.

 

Тикшерелә торган чор өчен чыгымнарның гомуми күләме 27,4 млрд. сум тәшкил итте. Амбулатор-поликлиник ярдәме күрсәтүгә чыгымнар арту вәкаләтләрнең муниципалитетлардан республика дәрәҗәсенә күчерелүе белән аңлатыла.

 

Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәме төрләре буенча дәүләт биреме барлык медицина учреждениеләре тарафыннан да үтәлмәгән дип хәбәр итте аудитор. Аерым очракларда учреждениеләргә бирелгән планлы бирем күрсәткечләре халыкның чынбарлыктагы ихтыяҗына туры килми, бушлай ярдәм сорап килү күләме елдан-ел кими. Бушлай медицина ярдәменең расланган күләмен үтәмәгән очракта түләүле хезмәт өлеше арта, бу исә, үз чиратында, медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуына йогынты ясарга мөмкин.

 

– Бушлай һәм түләүле хезмәтләр күләме тиздән кисешергә мөмкин дигән фикер йөртеп була, – дип сүзгә кушылды ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе Анатолий Фомин, һәм аның әлеге интонациясе бер дә сорау бирүгә охшамаган иде.

 

– Безнең мәгълүматлар буенча, түләүле хезмәтләр өлеше кыскара, министрлык әлеге мәсьәләне контрольдә тота, һәм биредә тигезсезлек килеп чыкмасын өчен прокуратура да йокламый, – дип аңлатырга кереште сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

 

Хисап палатасында медицина биналарының техник хәле курку тудыра дип саныйлар. Бүген 88 ФАП авария хәлендә тора һәм җимерелергә тиеш, ә 54 объект реконструкция таләп итә. Шул ук вакытта мәйданнарны озак вакыт куллану очраклары да билгеле. Шулай, Питрәч үзәк район хастаханәсенең Пановка амбулаториясендә гомуми мәйданы 364 кв.метрлы биналар кулланылмый, тикшерү чоры өчен аларны тоту буенча чыгымнар 475 мең сум тәшкил иткән.

 

Җиһаз белән тәэмин итү шулай ук бик шәптән түгел һәм расланган стандартларга туры килми. Мисал өчен Минзәлә һәм Питрәч үзәк район хастаханәләрендә, Казанның 4нче номерлы сырхауханәсендә табиб-терапевтлар кабинеты расланган стандартның 44%ы кадәр генә җиһазландырылган, ә Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург бүлмәсе – 69%ка. ФАПларда да шундый ук хәл. Урыссу үзәк район хастаханәсенең (ҮРХ) тикшерелгән барлык ФАПларында стандарт буенча каралган 59 исемдәге җиһазның 27 се юк.

 

Шул ук вакытта, булган җиһазлар кайчак озак вакыт кулланылмый тора. Шулай, Питрәч ҮРХ амбулаторияләре һәм ФАПларында тикшерү вакытында 2013 елның октябрендә куелган 9 өр-яңа бактерицид нурландыргычның монтажланмаган килеш торуы ачыкланды. Ютазы үзәк район хастаханәсендәге медицина җиһазы, шул исәптән рентген- һәм УЗИ-аппаратлары озак вакыт буе кулланылмаган.

 

Һичшиксез, гражданнарга медицина ярдәмен сыйфатлы итеп күрсәтү тиешле квалификацияле кадрлар составыннан башка мөмкин түгел. Әмма, И.Мөбарәков хәбәр иткәнчә, табиблар һәм урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш күрсәткече ел саен кими. Табиблар күп очракта шәһәр җирлегендә туплана, авыл җирлегендә алар бик аз күләмдә. Кадрлар дефициты берьюлы ике эшне башкаруның очраклары артуга китерә. Табибларда мондый коэффициент уртача алганда – 1,5, кайчак 2гә җитә. Бу персонал өчен бик югары йөкләмә алу дигән сүз. Хәтта Әлмәт кебек имин шәһәрдә дә үзәк район хастаханәсендә эшләүче табибларның берничә кеше өчен эшләү коэффициенты 1,7 тәшкил итә.

 

Фельдшер-акушерлык пунктларын комплектлау мәсьәләсе дә кискен тора. ФАП мөдире вазыйфасына шәфкать туташлары алына, Чистай үзәк район хастаханәсендә бер фельдшер яртышар ставкага берьюлы өч ФАПта эшли. Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең кайбер ФАПларында 2010 елдан бирле фельдшерлар юк, һәм кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган очракта, мәсәлән, Соболевское авылы кешеләре 45 км ераклыкта урнашкан хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

 

– Кадрлар буенча дефицит мәсьәләсе инде беренче ел гына тормый һәм узган ел әлеге хәлне үзгәртү буенча принципиаль карар кабул ителде, – диде үз чыгышында И.Фатыйхов. – Мәсьәлә бер мәртәбә түләнә торган компенсацион түләүләр, торак шартларын яхшыртуга грантлар бирү ярдәмендә хәл ителә. Бу уңайдан безгә башка регионнардан белгечләр, шул исәптән дефицит белгечлеккә ия булган хезмәткәрләр тартыла башлады. КДМУга абитуриентларны максатчан кабул итү тормышка ашырыла, махсус муниципаль берәмлекләр өчен табиблар әзерләү социаль программасы тормышка ашырыла, максатчан чаралар хисабына «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Идел буе федераль университетының медицина факультетында уку оештырыла һәм махсуслашу алганнан соң укуны тәмамлаучы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел бүлегендә 5 ел эшләргә тиеш була.

 

– Шунсы да бар, медуниверситетны тәмамлаучыларның бары тик яртысы гына белгечлеге буенча эшли, – диде А.Фомин. – Димәк, КДМУ бушка эшли, ә бит хәтта Казанда да табиблар җитешми. Әйе, Татарстанга башка регионнардан белгечләр килә, ләкин әлеге мәсьәләне комплекслы карарга һәм дәүләт белән бергә хәл итәргә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясендә әлеге мәсьәлә игътибарсыз калмас дип ышанам.

 

Иҗтимагый палата җитәкчесен Хисап палатасы башлыгы да хуплады. «Беренчел амбулатория-поликлиника ярдәме сәламәтлек саклау өлкәсенең үзәк өлеше булып тора һәм ул төп функцияне – халыкның сәламәтлеген яхшыртуны көйләүне башкарырга тиеш. Нәкъ менә биредә тулы куәткә җитди авыруларны алдан ук ачыклауга юнәлдерелгән профилактика эше алып барыла. Ә бушлай хезмәт күрсәтү буенча табибка килү өлеше кыскару – бочулы хәл. Республика торак пунктларында яшәүчеләр үзләренең беренчел медицина ярдәме алуга мөмкинлек бирә торган конституцион хокукларын тормышка ашыра алмау – Сәламәтлек саклау министрлыгының да, тулаем хакимиятнең авторитетына бәрә. Бу мәсьәләне хәл иткән чакта бигрәк тә вакчыл һәм игътибарлы булыгыз», – диде ул, министр урынбасарына мөрәҗәгать итеп.

 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Күрсәтмәләре Югары Ослан, Питрәч үзәк район хастаханәләренә, Казанның 8нче номерлы сырхауханәсенә җибәрелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына юлланды.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар