04.02.2015

4 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе Алексей Демидов рәислегендә республика укучыларын дәреслекләр белән бушлай тәэмин итү мәсьәләсен кабаттан тикшерде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кабул ителгән дәүләт программалары һәм юнәлешләренең киң спекторы буенча бүлеп бирелә торган бюджет чараларын иң эре кулланучы булып тора. 2012-2014 елларда республика бюджетыннан гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны бушлай уку әдәбияты белән тәэмин итүгә 665 млн. сум акча сарыф ителгән, күп өлеше 2012 елның декабрендә кабул ителгән «2013-2015 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендәге укучыларны уку һәм башка әдәбият белән тәэмин итү» ведомство максатчан программасы кысаларында тормышка ашырылган.

 

Аудитор Сергей Колодников сүзләренчә, ачыкланган финанс бозулары арасында зур өлешне бухгалтерлык исәбе һәм хисабындагы бозулар тәшкил итә. Шулай, резерв китап фонды уку әдәбияты баланстан тыш исәптә күрсәтелгән, ә узган елның апрелендә Россия геология җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсеннән бүләк итеп алынган гомуми бәясе 2,2 млн. сумлык китапларны министрлыкта керемгә язып куярга «онытканнар».

 

Соңыннан кирәксезгә чыккан мәктәп дәреслекләре сатып алу өчен сарыф ителгән 4,5 млн. сумлык чараларның бер өлешен Хисап палатасы ревизорлары республика бюджеты чараларын нәтиҗәсез куллану дип сыйфатлады. Мәсәлән, тикшерү чорында 1-4 сыйныфлар өчен технология буенча 8 543 дәреслеккә ихтыяҗ булган чакта артык 16 557 китап сатып алынган.

 

Тикшерү барышында ачыкланган бозуларның гомуми күләменнән 90%ы буенча чаралар кабул ителгән.

 

– Аерым муниципаль районнар киселешендә дәреслекләр китерүгә гаризалар формалаштыру һәм башкаруны анализлау мәгариф белән идарә итү органнары һәм гомуми белем бирү учреждениеләрнең үзләренең дә төрле дәреслекләргә карата ихтыяҗын билгеләүгә бик формаль якын килгәнлеген күрсәтте, – дип ассызыклады С.Колодников.

 

Нәтиҗәдә 2014 нче уку елы башына 14 муниципаль берәмлек гаризасы яртысыннан кимрәк дәрәҗәдә үтәлгән, бу исә дәреслекләр белән тәэмин ителеш буенча чынбарлыктагы хәлне күрсәтми дигән сүз. Шулай, Әтнә районында 2014-2015 уку елы өчен уку әдәбияты китерүгә гаризаны күрсәтелгән ихтыяҗның 17,4% күләмендә үтәгән чакта чынлыкта дәреслекләр белән тәэмин ителеш 100%ка җитә. Мондый хәл республиканың күп кенә башка муниципаль районнарында да күзәтелә.

 

Аудитор фикеренчә, капма-каршылык шунда ки, күп кенә муниципаль мәгариф идарәләре органнары тикшерелә торган чорда реаль ихтыяҗны билгеләү өчен кирәк булган район мәктәпләре киселешендә дәреслекләрнең аерым төрләре булу-булмау турында оператив мәгълүматка ия түгел. Тикшерү узган чорда «Уку әдәбиятының электрон фонды» мәгълүмати системасының да эшләмәве тискәре роль уйнады. Әлеге система нәкъ менә муниципаль берәмлекләр һәм уку йортлары киселешендә дәреслекләрнең аерым төрләре буенча булу-булмауны һәм ихтыяҗны оператив рәвештә исәпкә алып баруны тормышка ашыру өчен 2012 елда Мәгариф министрлыгы заказы буенча «Киләчәк» стратегиясен тормышка ашыру кысаларында төзелгән һәм гамәлгә кертелгән иде.

 

С.Колодников сүзләренчә, дәреслекләргә заказ формалаштыруның апрель аенда булуы мәктәпләрдә артык дәреслекләр булуын билгеләмәгән хәлдә һәм аларны яңадан бүлү мөмкинлегеннән башка тормышка ашыру да эшкә файда китерми. Ә дәреслекләр бүлүне мәктәпләр үзләре шактый сизелерлек күләмдә башкара. Мисал өчен, Казанның 127 номерлы мәктәбе агымдагы уку елы башына республиканың 25 мәктәбенә 1388 төрдәге дәреслек биргән, ә үзе 12 мәктәптән башка төрле 470 дәреслек кабул иткән.

 

Моннан тыш, муниципаль районнардагы мәктәпләрнең дәреслекләргә карата булган гаризалы ихтыяҗы аларны куллану мөмкинлеген искә алмыйча төзелә. Ә бит хәтта 5 елдан соң да күп кенә китаплар кулланырлык хәлдә кала бирә.

 

Мәктәпләрнең дәреслекләргә булган ихтыяҗын төзегән чакта шулай ук соңгы елларда күзәтелгән 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң укучылар саны кимү тенденциясе дә һәрвакыт истә тотылмаган, дип билгеләп үтте аудитор. 2014 елда, 2011 ел белән чагыштырганда, 10 нче сыйныфка баручы укучылар өлеше 54%тан 48%ка кимегән, бу 3 533 кеше дигән сүз. Нәтиҗәдә республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә бүген 10-11 нче сыйныфлар өчен кирәксез калган дәреслекләр күләме шактый. «Арча районы мәктәпләренә чыгып тикшерү шуны күрсәтте, 10 нчы сыйныф өчен рус теле дәреслекләре белән тәэмин ителеш – 699% тәшкил итсә, 11 нче сыйныф өчен математика дәреслекләре 591%», – дип ассызыклады С.Колодников.

 

Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә аерым гомуми белем бирү дисциплиналары буенча дәреслекләр белән тиешле күләмдә тәэмин ителмәү очраклары да ачыкланды. Шул ук Арча районында 10 нчы сыйныфлар өчен химия дәреслегенә ихтыяҗ (60 нөсхә күләмендә) капланмаган. Питрәч районының 2нче номерлы мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары өчен дә химия буенча дәреслекләр җитми. Мондый очраклар тагын берничә муниципаль район буенча ачыкланды.

 

– Моның өчен кем дә буса административ тәртиптә җаваплылыкка тартылдымы? – дигән сорау белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовка мөрәҗәгать итте. Һәм, җавап ишетмәгән хәлдә, дәвам итте: «Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуны тормышка ашырган чакта һөнәри яктан әзерлекле булырга тиеш. Бу бит капиталь төзелеш түгел, ә бары тик дәреслекләр китерү генә. Электрон система «эшләми» икән, министрлык үзе мониторинг алып бара алмый идемени?! Укучының дәреслеге булмау – ул гадәттән тыш хәл! Һәм, беләсезме, һөнәри яктан әзерлек булмау кайчакта җинаятьчелек белән чиктәш була...»

 

И.Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, нәтиҗәләр, әлбәттә, булачак, ләкин бу – министрның хокукы. «Һичшиксез, кайбер параметрлар буенча формаль якын килү булган, бездә дә хаталар һәм игътибарсызлык бар. Әмма без хаталарны төзәтәбез, агымдагы уку елында эш җентекләбрәк алып барыла, һәм Хисап палатасы аудиторы игътибар иткән фактлар киләчәктә булмаячак дип ышанам», – диде министр урынбасары.

 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм министрлыгына Хисап палатасы Күрсәтмәсе юлланды. Тикшерү акты Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелә.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар