04.02.2015

4 февральдә Алексей Демидов рәислегендә узган Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Аудитор Азат Вәлиев мәгълүматы буенча тикшерү чарасы нәтиҗәләре алдагы тикшерү барышында билгеләнгән бозу һәм кимчелекләр буенча чаралар күрелгәнлеген, бюджет акчаларын максатсыз куллану фактлары булмаганлыкны күрсәтте. Шулай да кайбер юнәлешләр буенча бозу һәм кимчелекләр элеккечә бар.

 

Ревизорларның төп дәгъвалары гомуми күләме 3,5 млн сум булган Бурда торак пунктында су белән тәэмин итү системасын үзгәртеп кору вакытында, биотермик чокырларга капиталь ремонт үткәргәндә, Мәләкәс һәм Иске Зирекле торак пунктларында һәм башка объектларда көнкүреш калдыкларын чистарту корылмаларына ремонт вакытында төзелеш-монтаж һәм ремонт эшләренең бәясен арттыру фактлары белән бәйле. Тикшерү материалларында Мәләкәс һәм Иске Зирекледә 2,8 млн. сум күләмендә җирле бюджет акчалары хисабына ремонтланган биобуаларның язгы ташу вакытында кар сулары белән китүе дә билгеләп үтелә.

 

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев аңлатмасыннан табылган бозулар буенча чаралар күрелгәне ачыкланды: подрядчылар арттырып язылган акчаны җирле бюджетка кире кайтарганнар. Шуның белән бергә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев район башлыгын муниципаль органнар ягыннан тиешле контроль булмаганлыкта гаепләде. «Җирлекләрдә арттырып язулар ярты миллионга җиткән бит – ә моны урлау дип бәяләргә мөмкин», – дип билгеләп үтте ул.

 

Алдарак аудитор ачыкланган җирләрне максатсыз куллану фактлары турында хәбәр итте. Мәсәлән, «Силикатнеруд» ҖЧҖ карьерын үзләштерү процессында сщнщгать җирләре категориясе җир кишәрлеге чикләрен арттыра һәм комны авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган күрше җирләрдән чыгара. Шуңа охшаш бозу авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булган күрше җирләрдән кирпеч өчен балчыксыл туфрак чыгара торган «Камастройиндустрия» ҖЧҖ нә карата да ачыкланган. Кама елгасы яр буе полосасы чикләрендә елга комы чыгару очрагы табыла. Тикшерү барышында елганың яр буе полосасы рельефы торгызыла.

 

Дача төзелеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен бүленгән җир кишәрлекләрендә коммерция нигезендә арендага кунак өйләре, мунча, беседка, бассейннар биреп торучы «Ял» һәм «Безнең алан» ял базалары оештырыла. Кишәрлекләрдә шулай ук кафе һәм кибет тә урнашкан.

 

Биклән һәм Боерган авыл җирлекләрендә тикшерү барышында хуҗалык китабыннан өземтәләр буенча физик затларга җир кишәрлекләре бирү тәртибен бозулар ачыклана.

 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозу һәм кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен Тукай муниципаль районы башлыгына ТР Хисап палатасының Күрсәтмәсе җибәрелә. Санкцияләнмәгән карьерлар буенча мәгълүмат ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, җирләрне максатсыз файдалану буенча – Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тапшырыла. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына һәм РФ нең ТР буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелә.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар