28.01.2015

28 гыйнварда Мәскәүдә илнең тышкы финанс тикшерүе органнарының 20 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Хисап палатасының киңәйтелгән Коллегиясе булды.

 

Хисап палатасын котларга Россия Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе Федераль җыелышы җитәкчеләре, парламент фракцияләре лидерлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, РФ тикшерү һәм финанс органнары җитәкчеләре килде. Чакырылучылар арасында шулай ук Татарстан Хисап палатасы Рәисе, Россия тикшерү-хисап органнары Советы Президиумы Рәисе Алексей Демидов та бар иде. 

Президент ведомствоның чин һәм дәрәҗәләргә карамыйча канун бозуларны ачуын һәм лаеклы рәвештә авторитет һәм хөрмәт яулаганын билгеләп үтте һәм Россия Хисап палатасы хезмәткәрләренә һөнәри яктан әзерлекле, эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде.

«Сезнең эшне мин ишетеп кенә белмим», – дип билгеләп үтте Владимир Путин, кайчандыр Президентның тикшерү идарәсен җитәкләгәнен искә төшереп.

– Хисап палатасы хисапларында дәүләт акчаларын тотуның нәтиҗәлелеге һәм файдалы кулланылуы турында тулы объектив мәгълүмат бар. Нәтиҗәләр мөһим карарларның нигезенә ята, – диде ул, хәзерге заман шартларында палатаның барлык юнәлешләрдә дә тирән анализлау эше алып барырга тиешлеген ассызыклап. Дәүләт башлыгы Хисап палатасының төп бурычын болай дип билгеләде: Хөкүмәт эшләгән кризиска каршы тору планы мониторингы белән шөгыльләнергә кирәк. «Бер очракта да акчаларны бушка туздыруга юл куярга ярамый», – дип билгеләп үтте ул.

Владимир Путин банк системасына – көч җитәрлек ставка буенча реаль секторда әһәмиятле булган проектларны кредитлауга җибәреләчәк акчаларны куллануны тикшерүне көчәйтергә тәкъдим итте. Чөнки элегрәк, җитәрлек дәрәҗәдә контроль булмау сәбәпле, банк системасының ликвидлыгын тәэмин итүгә акча бирелгән һәм ул акчаларның нәтиҗәле файдаланмау буенча «уңышсыз очраклар» булган. Регионнарга аерым игътибар итәргә кирәк: бюджет үтәлешенә оператив тикшерүне җайга салырга, урындагы хисап-тикшерү органнары белән тыгыз координациядә эш итәргә. «Билгеле, муниципаль дәрәҗәдәге тикшерүгә дә ярдәм итәргә кирәк, – дип саный Президент. – Анда проблемалар җитәрлек, ә акча һәрвакыттагыча аз».

Владимир Путин Хисап палатасыннан дәүләт программаларын тагын бер тапкыр анализлауны, бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшне дәвам итүләрен сорады. «Бер елдан икенчесенә чыгымнарны соңгы кварталда туплауның “хаталы практикасы”, “акчаларны чын мәгънәсендә кертеп бетерү” дәвам итә. Чыгымнарның өчтән бер өлеше дүртенче кварталга туры килә, аларның яртысы ашыгыч рәвештә – ничек кенә булса да үзләштереп бетерергә принцибы буенча декабрьдә тотыла», – дип дәвам итте ул сүзен.

Бюджет дисциплинасын бозуларны аерым контрольгә алырга кирәк дип йөкләмә бирде Президент. Дәүләт сатып алуларының күләме триллион сумнар икәнлеген искә төшереп, ул «санау һәм дәгъва белдерү генә түгел, ә туган хәлне яхшырту өчен конкрет тәкъдимнәрне дә формалаштырырга кирәклеккә» күрсәтте. Хәзергә кадәр дәүләт ихтыяҗы өчен сатып алуларга акчаны сизелерлек дәрәҗәдә янга калдыруга ирешеп булмады. Монда ул аудиторларга еш кына шундый фактларны ачучы җәмәгать эшлеклеләре белән бергә эшләргә, ә үз тикшерүләре нигезендә бюджет акчаларын ничек нәтиҗәлелерәк тоту буенча тәкъдимнәрен кертергә тәкъдим итте. Мәсәлән, дәүләт өчен өстенлекле булган иҗтимагый өлкәдә ярдәм беренче чиратта чынлап та аңа мохтаҗ булган кешегә тиярлек итеп эшләргә кирәк.

Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова соңгы елларның төп бурычы үтәлде: финанс контроленнән дәүләт аудитына күчү булды дип билгеләде.

2014 елда палата тикшерүләреннән соң илдә тикшерелгән дәүләт акчаларының төп күләменән 8% тиешле итеп кулланылмавы ачыкланды. Экономия резервлары турында әйткәндә, ул бюджет раслаган 15 триллион сумның (дөрес, бу кризиска каршы тору планын исәпкә алып төзәтелмәгән әле) 10 процентын хәзер үк нәтиҗәле булмаган чыгымнарга кертергә мөмкин, диде.

Дәүләт башлыгы шулай ук көн саен хокук саклау органнары белән нәтиҗәле эшләүне дә җайга салырга йөкләмә бирде. Аның сүзләре буенча, бу элемтә даими, эшлекле булырга тиеш. Хокук бозуның беренче билгеләре күренүгә, беркемгә дә әйләнеп карамыйча, материалларны хокук саклау органнарына җибәрергә кирәк.  

Барлыгы 20 еллык эшчәнлек эчендә Хисап палатасы 4,6 триллион сумлык бозуларны ачыклаган, бу фактлар буенча 1 700 җинаять эше ачылган. Президент һәр бозуны җентекләп тикшерергә чакырды.

 

(фото с сайта http://audit.gov.ru/)

Документлар