23.12.2014

23 нче декабрьдә, республика парламентында, ТР тикшерү – хисап органнарының чираттагы утырышы булып узды.

    ТР тикшерү – хисап палатасының җитәкчесе Алексей Демидов үз чыгышында Мәскәүдә ел саен үздырыла торган киңәшмә нәтиҗәләрен әйтеп узды, анда РФ Дәүләт тикшерүен үстерү сораулары каралган.

 РФ призедент администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов, тиз арада  тоталь тикшерүләр системасыннан - яңа эшчәнлеккә күчүне ассызыклады.

Тагын бер мөхим аспект – интернет челтәрендә бердәм тикшерүләр исемлеген төзү. Бу тикшерү органы эшчәнлегенең халыкка якынаю өчен җитди адым.

   Шулай да, Сергей Иванов фикеренчә, hәр тикшерүгә уникаль номер куелса да , исемлек- ул тикшерү узганлыгына бары тик дәлил генә булып кала. Тикшерү нәтиҗәләрен анализлау- икенче төп адым.

    РФ Хисап палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова үзенең чыгышында киләчәктә эчке дәүләт аудитының нигезләрен үстерү кирәклеген әйтеп узды.

Эчке финанс контроле органнарына, дәүләт программаларын тормышка ашыру өчен күзәтүне арттыру, бюджет акчасын нәтиҗәле кирәкле максатларда  күлану бурычларын куйды. Т. Голикова тикшерү- хисап эшчәнлегенең төп тармакларын  әйтеп узды: дәүләт программаларына бирелгән акчаларны, федераль бюджеттан субсидияләрне күзәтү астында тоту; дебиторлык бурычлары килеп чыгуын күзәтү, шүлай ук төзелеш объектлары өчен авансларны тикшерү; төзелеп бетмәгән объектларны күзәтү астында тоту, вакытында кулланылышка бирү, бер типлы объетларның бәясен тикшерүне катгый күзәтү астына кую бурычлары куелды.

   А. Демидов, үз чыгышында, күптән түгел бүлып үзган РФ хисап палатасы каршындагы күзәтү – хисап палатасы үтырышында, төп тайпылышлар классификаторын билгеләүләрен әйтте. 2015 нче елның 1нче гыйнварыннан РФ хисап палатасы, регональ hәм муниципаль берәмлекләрнең тикшерү – хисап органнары аны үз практикаларында да  куллана башлаячак. ТР хисап палатасын аудиторы Азат Вәлиевның мәгълүматы бик урынлы hәм файдалы  булды, ул күзәтү органнарында булачак яңа алымнар hәм үзгәрешләр турында иде.

2014 нче елның 11 аена нәтиҗә ясап, республиканың тикшерү- хисап органнары 521 контроль ревизия чараларын уздырган, 1576 объект күзәтү астына куелган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, муниципаль берәмлек бюджетларына 4230 млн. сум күләмендә акча кире  кайтарыган. Уртача алганда нәтиҗәлелек 45% тәшкил итә. ТР хисап палатасында әлеге күрсәткеч ике тапкыр күбрәк. Димәк, омтылырга урын бар.

Иң нәтиҗәле күрсәткечләрне тикшерү- хисап органнары арасында түбәндәгеләр күрсәтте: Казан тикшерү- хисап органы ( җитәкчесе Илнар Нургалиев), Әлмәт (Җәмилә Ханмурзина), Баулы ( Ләйлә Ханова), Балтач (Равил Кәримов), Бөгелмә (Ләйсән Фәтхетдинова), Мамадыш ( Фәнил Низамиев), Менделеевск (Миңлерәхимә Әхмәтшина). Шүлай үк Әгерҗе (Валерий Суүтягин), Югары Ослан (Лилия Хөрмәтуллина), Ютазы (Зиля Айтыкина)районнары да югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Артта калучылар арасында Әтнә (Хәмит Галимҗанов), Азнакай (Наталья Сәлимова), Минзәлә (Гүзәл Әхмәдуллина), Спас ( Сергей Тюнев), Теләче (Салават Фәрхутдинов). ТР Тикшерү- хисап палатасы җитәкчесе түбәндәге фактларны әйтеп үзды: Арча районында 2007 нче елдан бүгенге көнгә кадәр 7 җитәкче алмашынган, Яшел Үзәндә – 6, Кайбычта – 5 , Актаныш, Баулы, Биектау, Күкмара, Тәтеш, Чирмешән, Ютазыда -3 җитәкче алмашынган. «Бәлки, бү ситуация муниципаль берәмлек җитәкчесенең алмашынуы белән дә бәйледер» дип өстәде. Кадрлар белән тәэмин итү өчен ТР тикшерү – хисап палатасы hәрдаим ТР призедент аппараты hәм муниципаль берәмлек призедиум советы белән элемтәдә тора. Бу тема, муниципаль берәмлекләр утырышында, 14 августта каралган иде инде. А. Демидов теманы дәвам итеп, үз  чыгышында ТР прокуратурасы белән бердәм эшчәнлек турында әйтеп узды. Хисап палатасы  прокуратурага хәрвакыт тикшерү информациясе, материалларны җибәреп тора, квартал саен нәтиҗәләрне тикшерәләр.

ТР прокуратурасы вәкиле Нәсимә Мирзанурова  район прокурорлары hәм күзәтү палатасының бердәм эшчәнлеген уңай бәяләде. Бүгенге көндә, бердәм эшчәнлек килешүләре барлык районнарда да төзелде. Шул килешүләргә таянып, ул муниципаль тикшерүчеләргә 2015 нче елда тикшерүләрне район прокуроры белән  бергә алып барырга кинәш итте. Н. Мирзанурова, шулай ук, муниципаль тикшерүләрнең четерекле сорауына да кагылып үтте. Кайбер тикшерү- хисап органнары, район җитәкчесе кушуы буенча, башка мәсьәләләрне чишәләр икән. Бәлки, кайбер район җитәкчеләре, эчке финанс күзәтүен аңлап бетермиләрдер.

Хисап палатасы каршындагы күзәтү- хисап органы ярдәмендә, быел беренче мәртәбә  мониторинг уздырылды. Мониторинг нәтиҗәсе буенча, муниципаль берәмлекләрнең сатып алуны контрольдә тоту эшчәнлегенә, корупциягә каршы актив көрәш алып баруларына унай бәя бирелде.  Бу алым нәтиҗәсендә, Россиянең күп кенә муниципаль тикшерү – хисап органнары бюджет акчасын дөрес кулланылуы буенча аудит уздырмаулары билгеле булды. Кадрлар җитмәве- төп сәбәп. Мондый проблема безнең республикада да яшәп килә. Бу чараланы уздыру күп чыгымнар таләп итә.

 ТР Хисап палатасы  Алексеевск, Азнакай, Аксубай, Баулы, Балтач, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Тәтеш, Тукай, Ютазы хисап палаталары ярдәмендә районнарда су, электроэнергия, җылылыкка тотылган җирле бюджет чыгымнарына аудит узды.

Әлки, Югары Ослан районнары әлеге нәтиҗәлелек аудитын  тәмамлады.

Шүлай ук, нәтиҗәлелек аудиты Зәй, Яшел Үзән, Сарман, Чистай районнарында да булып узды.

2013 hәм 2014 нче елларда муниципаль берәмлекләрнең тикшерү- хисап  органнары ярдәмендә 24 нәтиҗәлелек аудиты узды.

Әлмәт районы тикшерү- хисап органы җитәкчесе Җәмилә Ханмурзина , күптән түгел булып узган, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү оешмаларының  муниципаль ресурсларны дөрес куллану, кулланмауын күрсәтүче тикшерүне хезмәттәшләре белән уртаклашты.

Үз чыгышында, Казан хисап палатасы җитәкчесе И.Нургалиев, нәтиҗәлелек аудитын мәҗбүри уздырырга кирәклеген аңлатты. Бү аудит бюджет акчасын нәтиҗәле, сакчыл куллануга ярдәм итәчәген белдерде. Шулай ук, И.Нургалиев  региональ хезмәттәшләренең унай тәҗрибәләре турында да сөйләп үтте.

Хисап палатасының, контроль ревизия эшләре буенча җитәкче Дамир  Шамгунов үз чыгышында, авыл хүҗалыгы җирләрен дөрес кулланмау фактлары турында сөйләде.

«Җир ресурсларын кулланүны күзәтү» түрында Президент йөкләмәсе бар» диде А. Демидов. Бу мәсъәләгә тәртип урнаштыру максаты куелды. Утырышны тәмам итеп, А. Демидов 2015 нче елга төп эш юнәлешләрен күрсәтте:

- күзәтүне алып барганда коррупция күренешләренә зур игътибар бирергә

- нәтиҗәлелек аудитларын уздыру

- тикшерү нәтиҗәсендә күрелгән чараларны тулы күзәтү

- үз вәкаләтләреңне дөрес куллану, федераль закон нигезендә.

- җир ресурсларын дөрес куллану сорауларына аерым игътибар бирү.

 

Документлар