23.12.2014

23 нче декабрь көнне Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе һәркем алырлык һәм бушлай мәктәпкәчә белем алуга хокукларны тормышка ашыру өчен, шулай ук 2012-2013 еллар һәм 2014 елның беренче яртысы өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсаця түләү өчен бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен карап үтте.

- Безнең республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда республикада балалар санының уңай динамикасын истә тотканда, моңа аптырыйсы юк, - дип искәртеп үтте мәсьәләне тикшерү барышында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов.

Тикшерүне алып барган аудитор Сергей Колодников статистика мәгълүматын китерде: 2014 елның 1 нче сентябренә республикада 1 980 балалар бакчасы эшли. Соңгы ике ел эчендә өстәмә 20 229 яңа урын булдырыла. 2011-2014 елларда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче 7 яшькә хәтле булган балалар саны 20 040 йөрүчегә арта яки 11% һәм 200 129 бала тәшкил итә.

- Бүгенге көндә әлеге яшь категориясе балаларын мәктәпкәчә белем бирү белән чолгап алу 94 процент тәшкил итә. Программа уңышлы үтәлеп бара һәм 2015-2016 елларга без 3 яшьтән алып 7 яшькә хәтле булган балаларның һәрберсен балалар бакчасындагы урын белән тәэмин итә алачакбыз, - дип ышандырды Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Тикшерелгән чор эчендә Татарстан Республикасының срогы озайтылган бюджет чараларыннан мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә чараларны тормышка ашыруга 61,5 млрд. сум бүленеп бирелә. Бюджеттан тыш чыганаклардан мәктәпкәчә белем бирүгә 5,2 млрд. сум китә, шулар арасыннан ата-ана түләүләре хисабына – 4,3 млрд. сум.

Мәгариф һәм фән министрлыгыннан тыш, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Югары Ослан муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф идарәләре, әлеге муниципаль районнарның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Югары Ослан муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәрендәге Республиканың матди ярдәм үзәге бүлекләре тикшерелә. Урындагы тикшерү чаралары барышында тикшерелгән бюджет чараларының гомуми күләме 16,2 млрд сум тәшкил итә, бозулар күләме – 78 млн. сум, шуларның күбесе бухгалтер хисабы бозуларына туры килә. Аудитор хәбәр итүе буенча, ачыкланган бозуларны бетерү буенча чараларны күрү гомуми күләмдә 63,5 млн. сум яки гомуми күләмнән 81% тәшкил итә.

Балаларның туклануын оештыруны тикшерү барышында кайбер муниципаль районнарда мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә балалар туклануының баланслы булмавына юл куелуы, кайбер төр ризыклар буенча туклану нормалары табигый чагылышта сакланмавы  ачыклана, дип хәбәр итә С.Колодников. мәсәлән, Азнакай районында ярма һәм токмач 2013 елда нормадан ике тапкыр күбрәк кулланыла, ә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр – норманың яртысыннан да әзрәк бирелә.

Шулай ук сыйфаты туры килмәгән туклану ризыкларын китерү очраклары да ачыклана. Әйтик, Казанның Авиотөзелеш районының өм балалар бакчасына “Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП сыйфаты туры килмәгән туклану ризыкларын китерә: минтай, грушалар, бәрәңге һәм кишер. Яшел Үзән районында төзелгән контрактлар шартларын бозып, мәктәпкәчә учрежденияләргә саклау срогы үтеп барган “Сайра” консервалары китерелә (“Ризыклы” ҖЧҖ). Югары Ослан районының ике балалар бакчасына “Экспресс” ҖЧҖ саклау срогы чыккан чеби ите китерә. Тикшерү барышында күрсәтелгән азык-төлек китерүчегә кайтарыла.

“Туклануны оештыруны министрлык үзенең вәкаләтләрен Сатып-алу комитетына тапшырды”, - хәлнең уңайлануына ышанып, хәбәр итте А.Помимов.

Тикшерү материалларында түбәндәгеләр билгеләп үтелгән: шактый зур күләмдә балалар өчен яңа мәктәпкәчә учрежденияләрне төзү белән беррәттән гамәлдәге балалар бакчаларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә саклау өчен кирәкле чаралар күрергә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 555 мәктәпкәчә учреждения бинасына капремонт кирәк (гомуми саннан 28%), иң элек – Казанда (127 балалар бакчасы), Яр Чаллыда (49) һәм Түбән Камада (34).

- Капиталь ремонт мәсьәләсе чыннан да бар һәм киләсе елда 10 балалар бакчасына ремонт планлаштырылган. Әлеге  мәсьәлә республика Президенты белән яраштыру буенча капремонтның берьюлы берничә программасы буенча тормышка ашырылачак, - дип аңлатты министр урынбасары.

А.Поминов сүзләре буенча, Хисап палатасы хисабында күрсәтелгән башка мәсьәлә дә әкренләп чишелә – медицина кабинеты булган күпчелек балалар бакчасының медицина лицензиясе булмавы. Туры килә торган сертификаты булган табиб белән килешү төзеп, мәктәпкәчә учрежденияләр кирәкле лицензия ала алачаклар. Финанслау мәсьәләсе министрлык тарафыннан да, муниципаль оешма тарафыннан да ябыла.

Хисап палатасы шулай ук мәктәпкәчә учрежденияләрдә балалар артыннан карау өчен ата-аналар тарафыннан кертелә торган түләүләрнең өстәлгән суммасы нигезле булуын, алар өчен компенсацияләрнең вакытында түләнүен тикшерә.

Тикшерү чорында ике төрле компенсация була. Республиканыкыннан тыш, 2014 елның 1 нче гыйнварыннан җирле бюджетлар хисабына өстәмә компенсация түләнә.

2012, 2013 еллар һәм 2014 елның беренче яртысы эчендә республика бюджет чараларыннан гомуми күләме 1 481,2 млн. сум булган компенсацияне 335 164 ата-ана ала. Моннан тыш, әлеге елның 9 ае эчендә муниципаль бюджет чараларыннан 76 159 ата-анага 463,7 млн. сум күләмендә компенсация түләнә.

“Тикшерү чорында күрсәтелгән компенсацияләрнең өстәмә суммалары һәм түләүләре нигезле булуын сайлап тикшерү бозуларны ачыкламый”, - дип йомгак ясады С.Колодников.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматны Мәгариф һәм фән министрлыгына җиткерергә карар кылына. Медицина эшчәнлеген лицензияләү тәртибен бозу турында мәгълүматны ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгына, чаралар күрү өчен Юлламаны – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Югары Ослан муниципаль районнары Башкарма комитетларына җибәрергә карар кылына.

Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына һәм муниципаль заказны башкару вакытында ачыкланган бозулар фактлары буенча – Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә җибәрелә.

 

Подробности – в разделе «Информация о проверках».

 

ФОТО

Документлар