23.12.2014

23 нче декабрь көнне Алексей Демидов җитәкчелеге астында Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Хисап палатасы 2012-2013 елларда һәм узган 2014 ел чорында тору урыны буенча физик культура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен универсиада спорт мәйданнарын төзүгә, фельдшер-акушер пунктларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясауга бүленеп бирелгән бюджет чараларын сарыф итүне күләм һәм сыйфат ягыннан бәяләде. Шулай ук балалар бакчаларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау өчен чараларны куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча БИТИ күргән чараларның тулылыгы һәм вакытында булуы тикшерелә.

Шәһәрләрдә һәм районнарда 2012-2013 елларда тору урыны буенча физик культура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен универсиада спорт мәйданнарын төзүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 297 млн. сум бүленеп бирелә. Баш инвестицион-төзелеш идарәсе электрон формада үткән ачык аукцион нәтиҗәләре буенча 160 спорт мәйданы төзүгә өч дәүләт контракты һәм проект-тикшеренү эшләрен башкаруга бер контракт төзи. Сатулашулар нәтиҗәсендә ясалган 1,8 млн. сум күләмендәге файда бюджетка кайтарыла.

Аудитор Азат Вәлеев хәбәр итүе буенча республика шәһәр һәм районнарында күпчелек 6 төрле спорт мәйданнары төзелә, алар баскетбол, волейбол, мини-футбол уеннары, тренажерларда шөгыльләнер өчен ясала. Агымдагы вакытка үзләштерелмәгән килеш 21,6 млн. сум калган була.

Сайлап алып үткәрелгән тикшерү башкарылган эшнең бәясен арттыруны 791,1 мең сум күләмендә ачыклый. Мәсәлән, Азнакай, Бөгелмә һәм Чистайда футбол мәйданнары җәеме технологиясе бозылган була. Тикшерү барышында эшләрнең арттырылган күләмен салдыру буенча актлар төзелә.

Спорт мәйданнарын сайлап тикшерү техник җитешсезлекләрне ачыклый: металл койма челтәре җимерелүе, ясалма үлән капламасы иңнәренең ялгану урыннарының катламнарга аерылуы, юл кырыйларын сыйфатсыз ясау, билгеләрне төшерү һ.б.

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе урынбасары Ренат Гәйнетдиновның спорт объектларының киләчәге турындагы соравына ТР БИТИ мөдиренең беренче урынбасары Наил Гөбәйдуллин ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча подрядчы оешмалар эш алып бара дип хәбәр итте. “Хәзер вандаллыкка каршы көчәйтелгән койма челтәрләре куела. Ә менә мәйданнар капламалары белән язга хәтле көтәсе булыр. Бу эшләргә сезонлылык хас”, - диде ул.

Коллегия утырышында катнашкан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин барлык кисәтүләрнең 90 проценты Хисап палатасы тикшерүләре нәтиҗәләре буенча төзәтелгән, ә подрядчыларның бер өлеше инде министрлыкның “кара исемлегенә” кертелгән дип өстәде.         

Фельдшер-акушер пунктларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясауга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2012-2013 елларда һәм узган 2014 ел чорында 607,6 млн. сум бүленеп бирелә. Төзелгән дәүләт контрактлары буенча ФАП урнаштыру буенча 209 модуль корылышы ясала, тагын ике ФАП төзелә һәм 981 объектка  капиталь ремонт ясала.

- Типлаштырылган проектларны куллану объектларга бертөсле стандарт сыйфатын тәэмин итергә һәм төзелеш барышында бозуларны киметергә булышты, - дип йомгак ясады А.Вәлеев. – Тикшерү чарасы барышында башкарылган эшләрнең бәясе әз генә күтәрелүе ачыклана.

Алга таба аудитор балалар бакчаларын төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау өчен 2010-2012 елларда бюджет чараларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы билгеләп үткән “хаталар өстендә эшне башкару” барышында Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дебитор бурычы турындагы мәгълүматны бозу һәм 2,2 млн. сум күләмендә эшләрнең бәясен арттырып күрсәтү фактларын төзәтә, дип Коллегиягә хәбәр итә. Сайлап ясалган урындагы тикшерүләр башкарылган эшләр сыйфаты буенча кисәтүләрне төзәтүдә күпчелек эшләр эшләнгән, аларның 2/3 өлеше инде төзәтелгән булуын күрсәтте. Шул ук вакытта техник характердагы кайбер җитешсезлекләр тулы күләмдә бетерелмәгән.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы Коллегиясе тору урыны буенча физик культура һәм спорт белән шөгыльләнер өчен спорт мәйданнарын төзүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджет чараларын максатлы һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләре турындагы хисапны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җибәрергә карар кылды. Булган бозулар һәм кисәтүләр буенча мәгълүмат чаралар күрү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына, юллама – ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә җибәрелә. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Подробности – в разделе «Информация о проверках».

ФОТО

Документлар