11.12.2014

Файдалы казылмаларны санкциясез җир астыннан чыгару һәм җирләрне башка төрле максатсыз файдалану бюджет системасына чараларның килеп бетмәвенә, ә авыл хуҗалыгы җирләрендә карьерлар ясау – уңдырышлы туфрак катламын югалтуга да китерә.

Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион совет рәисе Алексей Демидов санкциясез карьерлар һәм җир байлыкларын куллану буенча тикшерүне арттыру кебек көнүзәк мәсьәләсен тикшерүне 11 нче декабрь көнне үткән Советның чираттагы утырышында билгеләп куйды.

Утырышта җирләрне максатсыз һәм хәтта вәхшиләрчә куллануның күпсанлы мисаллары китерелде, башлыча, авыл хуҗалыгы җирләре. Мондый фактлар Татарстан Хисап палатасы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләренә күчмә тикшерү чаралары вакытында даими рәвештә ачыклана.

Мәсьәләнең  массакүләм характерда булуы турында әлеге өлкәдә тикшерүләр үткәрергә вәкаләтле булган министерстволар һәм ведомстволар эшләре нәтиҗәләре дә раслый. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе 300дән артык үзлегеннән ясалган карьерлар санын теркәгән, ә республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 600дән артык объект саны булу хакында  мәгълүмат бар.

Әлбәттә, тикшерүче органнары эшсез утырмый. Законнарны иң күп бозу саны Аксубай, Буа, Алабуга, Кукмара, Питрәч, Лениногорск һәм Зәй муниципаль районнарына туры килә.

Барлыгы 2012-2014 елларда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан 219 админитратив эш кузгатыла, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы законсыз казып чыгару өлкәсендә  табигатьне саклау законнары таләпләре буенча 358 бозу очрагын ачыклады. Гомуми күләме 27 млн. сум булган штраф санкцияләре салына. Тупас бозуларга зыянны каплату буенча дәгъва ителә, судларга дәгъва гаризасы җибәрелә – барлыгы 3,8 млн. сум күләмендәге 20 дәгъва. Җир асты турында законнарны бозуның 26 факты буенча саналган зыянның гомуми күләме 253 млн. сумнан артык тәшкил итә. Хокук саклау органнарына җибәрелгән материаллар буенча «СнабСтройИнвестР», «ДиН-Трейд», «Кама-Волга-Транс» һәм «НерудПром» фирмаларына карата җинаять эшләре кузгатыла.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы 142 административ хокук бозуны ачыклады. Урындагы вәкаләтләрен узу, караклык һәм ришвәтчелек өчен 2013-2014 елларда 8 җинаять эше кузгатыла. Мәсәлән, Әгерҗе районында законсыз кызыл балчык чыгаруны оештырган «Строй-Керамика» ҖЧҖ мөдиренә карата суд карары чыгарыла. Ямаш авылы территориясендә урнашкан карьердан комны законсыз чыгарырга рөхсәт иткән Әлмәт муниципаль районы Ямаш авыл советы депутаты зур күләмдә ришвәт алу өчен хөкем ителә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре прокуратура һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә руда булмаган файдалы казылмаларны чыгаруда законнарның үтәлүен тикшерүдә тоту өчен даими рәвештә елга мәйданнарын әйләнеп чыгалар һәм тикшеп торалар. 16 махсус рейд барышында 76 мәйдан тикшерелә. Законсыз чыгаруның 8 факты буенча материаллар хокук саклау органнарына җибәрелә, өчесе буенча җинаять эше кузгатыла.

Ләкин бозучыларны штраф һәм җәзага тарту куркытмый, чөнки мәсьәлә бәясе югары. Соңгы еллар эчендә вак таш бәясе икеләтә арта, комныкы – 2,5 тапкырга! Салымнар да, акчалата җыемнар да һәм башка төр түләүләр дә түләнмәгән табышлы эшнең керем бирүчәнлеге – гаҗәеп зур!

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе биргән күрсәтмәгә карамастан, Лаеш, Биектау, Питрәч, Югары Ослан муниципаль районнарында 9 карьерны законсыз ясау дәвам ителүе Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ачыкланды.

Ә Хисап палатасы муниципаль районнарына декабрь ае башында карьерларны законсыз ясау белән бәйле элек ачыкланган бозулар буенча чаралар күрүнең тулылыгы һәм вакытлы булуын тикшерүне оештыргач бар җирдә дә бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәвен ачыклады. Әйтик, Бөгелмә районында “Бөгелмә районы Агрохимсервис” ҖЧҖ известьташны җир астыннан чыгаруны хокук бирүче документларсыз эшли. Алабуга районы территориясендә Кама елгасы тугаенда тикшерү вакытында  карьер ясалмый, ләкин күптән түгел монда махсус техниканың булу һәм эшләү эзләре күренеп тора.

 Утырышта яңгырап үткән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 170 предприятиедә җирле әһәмияткә ия булган җир асты участоклары белән кулланырга 277 гамәлдәге лицензия бар. Моннан тыш, 2012 елдан җирле хакимиятләргә гадәттәге файдалы казылмаларны үз хаҗәтләре өчен 5 метр тирәнлеккә хәтле җир астыннан чыгаруны лицензия алмыйча ясарга рөхсәт ителә. Һәм министырлык 64 шундый участокны яраштыра.

“Без бүген күп төзибез, комлы вак таш катнашмасы һәм кызыл балчык бар җирдә кирәк – бу продуктлар базарда сорала. Ләкин ихтыяҗны тулыландыру өчен республикада рәсми рәвештә казып чыгару өчен рөхсәт ителгән участоклар саны җитәрлек булырга тиеш. Ә законсыз эш итүчеләр бары тик табигатьне юкка чыгара!” – дип Совет рәисе урынбасары Марс Бәдретдинов билгеләп үтте.

- Законсыз чыгарылган ком закон тарафыннан танылган юл белән чыгарылганнан өч тапкыр очсызрак тора. Һәм бу “комлы карьер генераллары” бөтен коррупцион чылбырның беренче элементы булып тора, - дип яклап куйды аны ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хайруллин. Шулай да, аның сүзләре буенча тикшерүче органнарга аларны ниндидер каршылыклар һәм тоткарлыклар аркасында казып чыгаруга лицензияне вакытында ала алмаучылардан яки җирне авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгый категориягә озак күчерүчеләрдән аера белергә кирәк.

Ләкин монда, Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов белдерүе буенча, еш кына мәсьәлә башкада: җир асты байлыклары турында федераль закон буенча иң элек казып чыгаруга лицензия бирелә һәм шуннан соң гына җирне бер категориядән икенчесенә күчерәләр.

Хәзерге вакытта инвентаризация үткәргәннән соң министрлык бар булган мәгълүматны гомумиләштерде. “Бүген 654 законсыз казып чыгару участогы санала. Ел азагына барлык тикшерүче органнар куллана алырлык бердәм база әзерләнеп бетәчәк”, - дип нәтиҗә ясады Р.Низамов.

Утырышта шулай ук Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдиновның РФ административ хокук бозулар турында кодексына карьерларны законсыз ясауга каршы катгый чараларны үз эченә алган үзгәрешләр кертүне башлап җибәрүе турында билгеләп үтәләр. Әлеге төзәтмәләрне кабул итү аларның эшчәнлегенә җитди югалту китерәчәк. Әлеге вакытта Ведомствоара координацион совет әгъзалары үз вәкаләтләре кысаларында кискенрәк эш итәргә сөйләштеләр. Хисап палатасы, Эчке эшләр министрлыгы, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләреннән төзелгән махсус төркем гадәттәге файдалы казылмаларны казып чыгаруда законнар таләпләрен саклау буенча тикшерүне арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә чакырыла. Киләсе елга әлеге юнәлеш буенча махсус комплекслы тикшерү планлаштырылган. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрдә җир контроле вазыйфасы булганлыктан, муниципаль хисап палаталарына җирләрне максатлы куллану һәм аларда сәнәгый казып чыгаруларны законлы булуын тикшерүне арттырырга дигән тәкъдим ясала.

- Киләсе елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча без һичшиксез санкцияләрсез карьерлар мәсьәләсенә әйләнеп кайтырбыз. Уртак көчләр белән без бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга сәләтле дип ышанам, - дип әйтте киңәшмә ахырында Алексей Демидов.

Ведомствоара координацион советы әйдәп баручы белгечләр катнашында Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан әзерләнгән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар, эш, хезмәтне сатып алу өлкәсендә тикшерү системасын оештыру буенча методик тәкъдимнәрне карап, хуплады. Документта әлеге өлкәдә бозулар һәм җитешсезлекләрнең төп куркынычлары билгеләнә, вәкаләтле органнар арасында тикшерү эшчәнлегенең өстенлекле мәсьәләләре бүленә.

  Методик тәкъдимнәрне эшләгәндә катнашкан Россия хокук  академиясенең Казан филиалы гражданнар хокукы кафедрасы доценты, ю.ф.к. Елена Ковалькова нигезсез кабатлауларны булдырмау максатыннан сатып алу өлкәсендә тикшерү һәм аудит алып баручы органнар вәкаләтләрен төгәл бүлергә кирәк, дип билгеләп үтте.

- Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең территориаль идарәсе законнар нигезендә билгеләнгән вәкаләтләр буенча башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнарының контракт системасы турында Федераль законны саклауны контрольдә тотуны тикшерүне алып барачак, - дип хәбәр итте Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнур Шәйхетдинов. – Мондый  тикшерүне алып бару тәртибе Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте раслаган гомуми таләпләр нигезендә билгеләнә.

Совет утырышында Ведомствоара координацион совет тәкъдимнәрен исәнкә алып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 ел 20 нче май № 331 карары белән республика дәрәҗәсендә эчке финанс тикшерүе һәм аудитының бюджет чараларын баш идарәчеләре белән оештыру кагыйдәләре раслана. Совет шулай ук муниципаль берәмлекләргә методик ярдәм күрсәтә – алар өчен Җирле бюджетларга карата эчке финанс тикшерүе һәм аудитын оештыру үрнәк кагыйдәләре әзерләнә һәм бирелә. Үрнәк кагыйдәләре нигезендә РФ Бюджет кодексына туры китереп муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары  тарафыннан тиешле карарлар кабул ителә.

- Якын арада гына булган Россия Президентының Федераль Җыелышына юлламасында күзәтчелек, тикшерү, хокук саклау органнары эшләренә яңа карашны кертү кирәклеге билгеләп үтелде. Ул гомуми, мәңгелек тикшерү принцибыннан баш тартырга чакырды. Бозулар куркынычы һәм билгеләре булган хәлне генә тикшерү астында тотарга кирәк. Шулай итеп, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә финанс-бюджет өлкәсендә тикшерү вазыйфаларын башкаручы органнар эшен килештерүне тәэмин итү буенча бурыч тагын бер тапкыр билгеләп үтелде. Дөресен генә әйткәндә, бу Советның бурычы булып санала да инде, - дип ассызыклап үтте Алексей Демидов утырышны тәмамлаганда.

 

ФОТО

Документлар