28.11.2014

28 ноябрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендә Хисап палатасы коллегиясе үз утырышында коррекцияләү мәктәп-интернатлары эшчәнлеге өчен 2011-2012 елларда Мәгариф һәм фән министрлыгына бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын куллануны 2013 елда үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күрүнең никадәр тулы һәм үз вакытында эшләнүен карады.

Аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, министрлык һәм аңа караган коррекцияләү учрежденияләре тарафыннан ачыкланган бозу һәм җитешсезлекләрнең 17 пунктыннан 11-е буенча чаралар тулы күләмдә күрелгән.

Мәктәп-интернатларга электротехник эшләнмәләр китерү буенча контрактны башкарырга тиешле зат тарафыннан бозу фактлары буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарына һәм китерүче фирма – ҖЧҖ «Энергоаудит-Внедрение» Энергетик тикшеренү үзәге»  директорына 20 мең сум күләмендә административ штрафлар салынды. Ә министрлыкның техник күзәтчелек бүлегенең элеккеге башлыгы суд тарафыннан гаепле итеп танылды һәм 50 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Бухгалтерлык исәбендә иң зур күләмдә бозулар җибәргән Лаеш һәм Минзәләдәге коррекцияләү мәктәпләренең баш бухгалтерларына шелтә белдерелде.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомствоара тикшерүне көчәйтү буенча чаралар күрде. Чөнки нәкъ менә аның йомшак куелуы бухгалтер эшендә шулкадәр зур бозуларга китерүнең бер сәбәбе булып тора. Министрлыкның эчке финанс аудитын тормышка ашыру буенча махсус бүлекчәсе тарафыннан быел 11 белем бирү учреждениясе тикшерелгән. Киләсе елда шулай ук коррекцияләү мәктәп-интернатларын тикшерү дә планлаштырыла.

Хисап палатасы Рәисе министрлыкның эчке тикшерү хезмәте эшен уңай бәяләде. «Соңгы ике ел эчендә аның тарафыннан тикшерү юнәлешендә күп эш башкарылды, элек ачыкланган бозуларны төзәтү проценты да сизелерлек артты», – дип билгеләп үтте А.Демидов.

Мәктәптә укучы балаларны ризык белән тәэмин итү тармагында бозулар буенча хаталарны төзәтү эше җитди эш башкарылган. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеренария идарәсе тарафыннан Хисап палатасы ачыклаган бозу фактлары буенча 4 мәктәп-интернат директоры һәм бер кладовой мөдире административ штрафка тартылды, ә Лаеш мәктәп-интернатының склад мөдире продуктларны кабул итеп алганда җибәргән бозулары өчен били торган вазыйфасыннан җибәрелде. Мәктәп-интернатларга ризык продуктлары белән тәэмин итүне кабаттан барып тикшерү яңа бозулар тапмады.

Биналарның һәм коррекияләү мәктәпләрнеке булган транспорт чараларының тузган булу мәсьәләсе дә чишелә. 11 мәктәп-интернатта, шул исәптән – бишесе Казанда, капиталь ремонт үткәрелгән. 2015 елга капиталь ремонт тагын биш учреждениедә булыр дип планлаштырыла. Лаешның коррекцияләү мәктәбендәге җитешсезлекләр дә юкка чыгарлган. Биредә ремонттан соң да аерым бүлмәләрдә һава температурасы уртача алганда +12 градус тәшкил итә иде: подрядчы тарафыннан өстәмә радиаторлар уөелды, бинаның җылылык чыгармау мөмкинлеге арттырылды.

2013 елда министрлык тарафыннан 11 мәктәп-интернатка балаларны китерү өчен махсуслашкан микроавтобусларны үзәкләштереп китерү тормышка ашырылды. Моннан тыш, гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына иң яхшы итеп әзерләү республика смотр-бәйгесе кысаларында ике җиңүчегә бүләк сыйфатында «Лада Ларгус» (Минзәлә мәктәп-интернатына) һәм «Лада Калина» (Такталачык мәктәп-интернатына) автомобильләре бүлеп бирелде.

Шул ук вакытта аудитор дүрт учреждениенең икесендә генә йокы бүлмәләренең билгеләнгән нормативларга туры китерелгән булуын да әйтеп узды.

Казандагы Е.Г.Ласточкина исемендәге коррекцияләү мәктәбе проблемасы да һаман чишелми кала бирә. Әлеге оешмага «Бөтенроссия фәнни-тикшеренү расходометрия институты» ФДУП исемендә булган кулланылмый торган бина мәйданы өчен җир салымы түләү буенча өстәмә чыгымнарны күтәрергә туры килә. Хәлне мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов аңлатып бирде. Хәзерге вакытта бинаның хуҗасы юк, һәм министрлык суд аша әлеге объектны хуҗасыз итеп танытып, аны республика милкенә күчерергә уйлый.

Кабаттан тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрелде, материаллар ТР Прокуратурасына юллана.

 

Тулырак сайтның рус версиясендә - “Тикшерү турында мәгълүмат” бүлегендә.

 

ФОТО

Документлар